tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашучылар Менделеевск районына килделәр
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашучылар Менделеевск районына килделәр

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашучылар Менделеевск районына килделәр

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында катнашучылар Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәренең “Ушков утраулары” паркына килделәр. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 14 чит илдән вәкилләр катнаша.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев сәламләде.

Алга таба делегатлар “Менделеев токымнары” химик-технологик лицеенда, “Кама буе” җитештерү мәйданчыгында, “Мирас” татар гимназиясендә, “Менделеевск үзәне”  балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләре үзәгендә, “Бондюжский” сәнәгать паркында булачаклар. Әлеге сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатында уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*