tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында: Төп куелган бурыч – татар халкын туплау
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында: Төп куелган бурыч – татар халкын туплау

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында: Төп куелган бурыч – татар халкын туплау

Казанда XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында төп стратегик мәйданчык — «Мөмкинлекләр икътисады: Татар бизнес-карашы 2026» дип исемләнгән зур бизнес-очрашу уздырылды. Делегатларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Җитәкче киләсе елда икътисадның яңа шартларга күчүе, базардагы үзгәрешләр һәм аларга яраклашу өчен эшмәкәрләрнең бердәм эшләве әһәмиятенә дә басым ясады.

Альфред Дәүләтшин: «Элек-электән милли һәм дини хәрәкәтләр эшмәкәрлек белән янәшә барган»

Чара барышында конгрессның Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин да фикерләре белән уртаклашты.

«Башкортстан делегациясе ел саен катнаша. Һәм, гадәттә, иң зур делегация була. Быел 28 кеше килдек. Алар сәнәгатьнең, икътисадның төрле тармакларында: юриспруденция, медицина, технологияләр, төзелеш тармакларында эшләүчеләр, үз эшләрен булдыручылар. Һәр ел делегатлар составы яңартыла, аларның исемлеген конгрессның эшчәнлеге белән таныштыру өчен дә үзгәртеп торабыз. Халкыбыз бик тырыш, элек-электән милли һәм дини хәрәкәтләр эшмәкәрлек белән янәшә барган. Заман һәм вакыт тәгәрмәче шулкадәр тиз әйләнә», – дип белдерде.

Әңгәмәдәш, икътисад белән сәнәгать өлкәләренә дә ясалма фәһем үтеп керүен, яңа мөмкинлекләр ачылуын әйтте.

«Күреп торабыз, кайчан гына цифрлаштыру чоры башланган иде, хәзер елдан-ел ясалма фәһем дә үсеш чорын кичерә. Ул икътисад һәм сәнәгать тармакларына да йогынты ясамыйча калмый. 100 ел элек халык электрофикация дәверендә ничек яшәгән, без дә шулай. Ясалма фәһем дә шул 1-2 ел элек яшәеш-көнкүрешебезгә үтеп керде дә, тиз генә тармакларны колачлап алды», – дип ассызыклады ул.

Гомумән алганда, чарага 400дән артык эшмәкәр, белгеч һәм икътисад экспертлары җыелган иде. Бүген эшлекле форум делегатлары Түбән Кама ягы белән таныша.

Талия Миңнуллина: «Киңәшмәләрдә гел инвестицияләр кимиячәк, дигән фикер ишетәм»

Бизнес-очрашу барышында Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул чыгышы башында Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына рәхмәт белдерде.

«Татар эшмәкәрләрен берләштерә торган әлеге чара һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылган. Инвестицион үсеш агентлыгы республика икътисады өчен файдалы һәм ике як өчен дә отышлы булган инвестицияләрне җәлеп итү, проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Мин 11 ел дәвамында ТР Хөкүмәте әгъзасы булып торам. Киңәшмәләрдә гел инвестицияләр кимиячәк, дигән фикер ишетәм. 2014 елда мин агентлыкны җитәкли башлаган чакта кризис чоры иде. Шулай да инвесторлар һәрвакыт булды һәм әле дә табылып тора», – диде ул.

Җитәкче төбәкнең инвесторлар өчен ачык булуын билгеләп үтте.

«Татарстанда инвесторлар арасында 79 ил (Россияне дә кертеп) исәпләнә. Миннән һәрвакыт ничек шулкадәр күп инвестицияләр җәлеп итү мөмкин, дип кызыксыналар. Бу дустанә мөнәсәбәттә булуның һәм безнең хезмәтнең нәтиҗәсе дип саныйм. Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Рәисе катнашында проектларның уңышлылыгын карый һәм бәяли торган комиссия булдырылды. Комиссия юнәлеш күрсәтә, киңәшләр бирә. Уңышлы дип саналган проектларга вице-премьерлар куратор билгели. Аннары юл картасы ясала, Татарстан инвестицияләренә контроль системасы алып барыла», – дип сөйләде ул.

Талия Миңнуллина ассызыклап үткәнчә, һәр инвестицион проект җентекләп тикшерелә. Шулай ук проектны тормышка ашыру урынына бару да каралган.

«Район башлыкларының эше катлаулы икәнен яхшы беләм. Алар төрледән-төрле утырышларда катнаша. Сөт саву рейтинглары кимесә дә, аларга хәл итү юллары эзлисе. Район башлыгы булу – зур тормыш мәктәбе. Муниципалитет җитәкчеләренең күбесе берәр көчле инвестор җибәрүне сорый. Алар нинди инвестор кирәклеген белми, әмма инвестицияләр мөһим икәнен аңлый. Бу мәсьәләдә Сәүдә-сәнәгать палатасындагы утырышларда катнашучылар бик актив. Алар ни кирәген белә», – дип тә белдерде ул.

Миңнуллина шулай ук «Муниципаль сәгать» чарасында яздырылган туры эфирларның мөһимлеген дә ассызыклады.

«Анда, мәсәлән, район башлыклары килә һәм муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади вазгыяте турында сөйли. Бу безнең өчен бик мөһим һәм әһәмиятле», – диде җитәкче.

«Мөмкинлекләр икътисады: Татар бизнес-карашы 2026» мәйданчыгындагы дискуссиядә реаль бизнес-кейслар, партнерлык мөмкинлекләре, төрле өлкәләрдә яңа үсеш нокталарын табу юллары каралды. Көн азагында эшмәкәрләр команда форматында практик сессия уздырды. Алар биредә уртак проектлар өчен идеяләр уйлады, фикер алышты һәм киләчәккә планнар билгеләде.

«Милләткә хезмәт итүче гаиләләргә рәхмәтле булу – безнең бурыч»

Форум кысаларында татар дөньясы үсешенә үз өлешен керткән шәхесләрне бүләкләү тантанасы да узды. Озак еллар татар теле, мәдәниятен таныту өчен хезмәт куйган шәхесләргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанда дан казанган үрнәк гаилә – Баһавиевлар, Татарстанның атказанган артистлары Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, аларның уллары – Камил, Рамил һәм Марсель дә бар иде. Аларга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев махсус бүләк – гармуннар тапшырды.

«Ислам динендә без 7 буынны белергә тиеш. Милләткә хезмәт итүче, үз вакытында әти-әнисеннән миллилекне, бәрәкәтне алып, бүген шуны үзенең балаларына бирүче гаиләләр шундый күп. Андыйлар бар, без бик күп йөрибез, төрле төбәкләрдә бик матур, тырыш гаиләләр белән очрашабыз. Аларны күрү, аларга рәхмәтле булу – безнең бурыч», – диде ул.

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Җиңү өчен һәрберебез үз өлешен кертергә тырыша»

Бүләкләнүчеләр арасында Ненец автономияле округы «Туган як» татар-башкорт якташлыгы «Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе» Фәргат Кунакхуҗин да бар иде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев аңа аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Махсус хәрби операция бара, һәрберебез төрле яклап ярдәм итәргә тырыша, җиңү өчен һәрберебез үз өлешен кертергә тырыша. Эшмәкәрләр, гаиләләр, автономияләр – без аларга барысына да олы рәхмәтләребезне җибәрәбез. Кайвакытта кыю сугышчыларыбыз яралана, һәлак була. Әле күптән түгел генә Нарьян-Марга барып шундый матур очрашу үткәреп, Фәргат дустыбыз белән горурланып кайткан идек. Кызганыч, күптән түгел аның улы илне сакларга барып, батырларча һәлак булды. Аңа әти буларак шундый горур ул тәрбияләгән өчен зур рәхмәтләребезне әйтәбез, барлык егетләребез исән-сау булсын, һәлак булучыларны беркайчан да онытмаячакбыз», – диде ул.

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Төп куелган бурыч – татар халкын туплау»

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев әлеге форумны конгресс үткәргән 2025 елның соңгы зур чарасы булуын искәртеп узды.

«Монда актив җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне, Татарстан белән ныклап бәйләгән шәхесләрне чакырабыз. Һәр эшмәкәрнең дә табыш аласы килә, мондагы тәҗрибә уртаклашу, серләр белән бүлешү, бары бик уңай нәтиҗәләр генә китерер. Безнең 33 ел элек оештырылган Бөтендөнья татар конгрессының иң төп куелган бурычы – татар халкын туплау, берләштерү, дуслаштыру, мәңгелек итү. Безгә хәтле бик күп эшләгәннәр, без дә әлеге эшне дәвам итәргә тиеш», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*