Бүген, 26 ноябрь көнне, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы башланып китте.
Утырыш алдыннан кунаклар милли Җыенга багышланган фотокүргәзмә белән таныштылар.
Пленар утырышта кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев сәламләде.
– Агымдагы елда Татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе үтте, аларның 400е – Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды. Күптән түгел Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе узды. Быел ул бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200-еллыгына багышланды һәм бүгенге хисап нигезендә, чарада барлыгы 1 миллионнан артык кеше катнашты. Дөньякүләм белем акциясе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары, «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» каналлары ярдәмендә узды, – дип нәтиҗә ясады ул.
Алга таба чара төрле чыгышлар белән дәвам итә.



