24 декабрь көнне 72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган. Бу хакта Филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җырчы 1975 – 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 – 1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист – вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары “Илһамият” клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar