Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау белән шөгыльләнүче «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениясе «Россия Федерациясенең 2025 елдагы иң яхшы халык иҗаты йорты (үзәге)» бөтенроссия конкурсында «Мәгълъмати эшчәнлек» номинациясендә беренче урынны алды.
Бәйгене быел 110 еллыгын билгеләп үтүче Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты (ГРДНТ) һәм РФ Халык иҗаты йортлары ассоциацияләре оештырды һәм 2025 ел дәвамында узды. Конкурсның төп максаты – халык иҗаты һәм матди булмаган мәдәни мирас өлкәсендә методик хезмәтләрнең перспектив тәҗрибәсен гомумиләштерү.
Бәйге өч номинациядә оештырылды:
- «Халык иҗаты жанрларын, матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм үстерү»;
- «Уку-методик эшчәнлек»;
- «Мәгълүмати эшчәнлек».
Финалистлар билгеләнгән беренче этап февральдән сентябрьгә кадәр федераль округларда узды. Икенче этапта финалистларның материалларын федераль экспертлар бәяләде. Конкурс җиңүчеләре 25 ноябрьдә Мәскәүдә игълан ителде.
Чыганак: tatar-inform.tatar