tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның өч фильмы «Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестиваленең төп конкурсына кергән
Татарстанның өч фильмы «Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестиваленең төп конкурсына кергән

Татарстанның өч фильмы «Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестиваленең төп конкурсына кергән

Татарстан режиссерларының өч фильмы 6-11 сентябрьдә узачак «Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең төп программасына керде. Моннан тыш, тагын 11 кинотасма Милли конкурста тәкъдим ителгән.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, «Алтын Мөнбәр» кинофестиваленең шорт-бите әзер. Оештыру комитетына быел дөньяның 47 иленнән барлыгы 814 гариза килгән. Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча фестивальнең конкурс программасы төзелгән, аңа 27 илдән 51 фильм кергән. «Тулы метражлы уен фильмнары», «Кыска метражлы уен фильмнары», «Документаль фильмнар», «Анимацион фильмнар» номинацияләрендә 10шар картина һәм Татарстанга багышланган яисә республика турында төшерелгән фильмнарны берләштерүче Милли конкурста 11 эш тәкъдим ителгән.

Фестивальнең «Тулы метражлы уен фильмнары» төп номинациясендә режиссер Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы», «Документаль фильмнар» номинациясендә Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» кинотасмалары, «Анимацион фильмнар»да Фәрит Фәрисовның «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» картинасы катнаша.

«Гашыйклар тавы» тулы метражлы нәфис фильмы Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның әсәре буенча төшерелгән. Режиссер һәм сценарий авторы – язучының бердәнбер варисы Салават Юзеев.

Фильмны төшерү Әтнә районының Ары авылында, Мәскәүдә, шулай ук Минск шәһәренең «Беларусьфильм» Милли киностудиясе территориясендә узды.

«Гашыйклар тавы» кинопроекты буенча команда яңа дәрәҗәгә иреште: җәйге, көзге сәхнәләрне Татарстанда төшергәннән соң, 2024 елның февралендә Белоруссиягә юл алдык. Биредә кышкы күренешләр төшерелде. Сценарий буенча герой башта – сугышка, аннан концлагерьга эләгә. Һичшиксез, «Беларусьфильм» – иң отышлы мәйданчык. 2023 елның көзендә без әлеге киностудия белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Алар безгә актив ярдәм иттеләр», – дип сөйләде фильмның продюсеры, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Картинада төп рольләрне Габдулла Кариев исемендәге театр актеры Булат Гатауллин һәм театр студиясе актрисасы Эльза Кәримова башкара. Шулай ук фильмда Илдус Әхмәтҗанов, Рафик Таһиров, Лилия Сергеева, Диләрә Рәхимова, Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Мәхмүтова, Хәлимә Искәндәрова, Минвәли Габдуллин, Раушан Шәриф, Илдус Габдрахмановлар төшкән.

«Татар әдәбиятында беренче тапкыр шагыйрь Илдар Юзеев табигать һәйкәлләрен халыкның рухи һәм мәдәни мирасы буларак саклауның актуаль булган экологик темасын күтәрә. Төп герой сөйгән егете белән элемтә символы буларак үз тавын яклый. Аның өчен ул изге урынга әверелә. Режиссер Салават Юзеев фильмның төп геройларының яшь чактагы флешбэклары һәм «Гашыйклар тавы»н коткару белән оптимистик финалы булган роуд-муви форматында сценарий эшләде», – дип уртаклашты «Реальное время» интернет-газетасына биргән интервьюсында ТР Кинематографистлар берлеге әгъзасы, продюсер, сценарист Марина Галицкая.

Документаль фильмнар конкурсында «Моң. Аңлатма» кинотасмасы тәкъдим ителгән. Ул бер үк вакытта рухи халәтне дә, көйне дә, хәтта ниндидер омтылышны да аңлатучы башка теллләргә тәрҗемә ителмәүче татар сүзенә багышланган.

«Фильмның идеясе MON театр мәйданчыгы янында басып торганда туды, анда «Моң» спектакле бара иде. Спектакль сценарие буенча, музыкантлар триосы бер-берсенә һәм үз-үзләренә бу сүзнең мәгънәсен аңлатырга тырыша. Шулчак уйлап куйдым: нигә әлеге төшенчәгә аңлатманы документаль картина форматында бирмәскә?» – дип сөйләде авторлык колонкасында фильмның режиссеры, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррире урынбасары Рәдиф Кашапов.

Кинотасмада чакырылган экспертлар, музыкантлар, әдәбият һәм тел белгечләре, шагыйрьләр «тәрҗемә ителми торган сүзнең» килеп чыгышы турында фикер йөртә. Кинооператор һәм документалист Юрий Гвоздь ярдәмендә кино эшенә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның соңгы интервьюсы кергән, анда ул әлеге төшенчәгә үз аңлатмасын бирә. «Моң – ул моң», – дип билгеләп үтә артист.

«Алтын Мөнбәр» XX халыкара кинофестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» дип билгеләнгән яңа номинациясенә «Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фәрисовның «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» исемле эше керде. «Ак Бүре» анимацион сериалы — балаларда татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән инновацион проект. Бүре баласы һәм аның дуслары кечкенә тамашачыларны көндәлек тормышта кулланырга яраклы татарча сүзләргә һәм сүзтезмәләргә өйрәтәләр.

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Кызганычка каршы, татар теле югалуга таба бара, максатыбыз – моңа комачаулау. Туган телне өйрәнүне, һичшиксез, кечкенәдән башларга кирәк, шуңа күрә без төсле һәм динамик мультфильм төшердек», – дип аңлатты Фәрит Фәрисов «Миллиард татар» интернет-порталына биргән интервьюсында.

Проект үз эченә алдынгы һәм традицион укыту методикаларын, заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштерә.

«Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең шорт-бите белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://kazan-mfmk.com/tat/news/news/altyn-m-nb-r-khkh-kazan-khalykara-kinofestivalene-konkurs-programmasy/

«Алтын Мөнбәр» Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта уза.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*