tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә Надыйр Дәүләтне искә алу чарасы узды
Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә  Надыйр Дәүләтне искә алу чарасы узды

Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә Надыйр Дәүләтне искә алу чарасы узды

Бүген Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә күренекле галим һәм җәмәгать элеклесе Надыйр Дәүләтне искә алу чарасы узды. Утырышны Надыйр Дәүләтнең укучысы, фәннәр докторы Ләйсән Шаһин алып барды. Түгәрәк өстәл артында утыручыларны һәм чарада онлайн катнашучыларны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм галимнең тормыш иптәше генә түгел, озак еллардан бирле ярдәмчесе булган галимә Берил Дәүләт сәламләде.

Казаннан онлайн катнашкан ТФАның Энциклопедия институты мөдире, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, шулай ук онлайн катнашкан фәннәр докторы Садри Максудиның оныгы Гөнүл Пултар, кайчандыр Н.Дәүләтнең укучылары булган тарихчылар Әхмәт Канлыдәрә, Нәсрин Сарыәхмәтоглу, Арзу Кылынч, Айшә Гүн Сойсал, Нәслихан Сандал галимне шәхес һәм фән эшлеклесе буларак бәяләп тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар.

Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев Надир Дәүләтнең беренче корылтайдан башлап БТК белән тыгыз элемтәдә торып эшләүен, корылтай һәм форумнарда ясаган чыгышларын үрнәк күрсәтеп аңлатты. Аның мирасын халыкка танытуның әһәмиятенә тукталып, Казанда ачылачак Мөһаҗирлек музеенда Надир Дәүләтнең һичшиксез үз почмагы, үз урыны булырга тиешлеген әйтте һәм аның шәхси әйберләрен бирүен сорап Берил Дәүләткә мөрәҗәгать итте.

Чыгыш ахырында Берил ханым Дәүләткә Бөтендөнья  татар конгрессы медале тапшырылды.

Чарада Надир Дәүләтнең улы Юлай, татар җәмәгатьчелеге, онлайн рәвештә Төркиядәге татар оешмалары җитәкчеләре, галимнәр, Финландия, АКШ һәм Россиядәге милләттәшләр катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*