Татарстан Республикасы депутатларының һәм җәмәгатьчелегенең Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы 30 майда уздырыла. Бу хактагы карар 20 майда ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде. Утырышны ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәмммәтшин үткәрде.
Көн кадагына куелган әлеге мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстан парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында үткәреләчәк. Анда 700ләп кеше, шул исәптән 450ләп Татарстан Югары Советының 12нче чакырылышы һәм ТР Дәүләт Советының барлык 5 чакырылышы депутатлары чакырулы. Җыелышта ТРның югары җитәкчелеге, Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Идел буе федераль округы субъектлары, шулай ук чит ил парламентлары вәкилләре һ.б.ның катнашуы көтелә.
Юрий Камалтынов билгеләп узганча, бәйрәмгә Татарстан парламентының 25 еллык тарихына багышланган видеофильм әзерләнгән. Хәзерге вакытта күргәзмә экспозициясе һәм сувенирлар эшләнә.
“Тантаналы җыелышны үткәрү көнен 5 июньнән 30 майга күчерүнең объектив сәбәпләре бар. Бу, аерым алганда, 29 май көнне Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышы уздырылу белән бәйле. Анда катнашучылар шулай ук бәйрәм чарасына чакырылып, үзләренең килүләре турында хәбәр итте инде”, – дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Татарстан парламентаризы үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышны туры теле- һәм радиоэфирда трансляцияләү күздә тотыла. Утырышта әлеге карар да хупланды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин трансляциянең кирәклегенә басым ясап, аның дәвамлыгы 1,5 сәгать, күп дигәндә, 2 сәгать булыр, диде.
http://tat.gossov.tatarstan.ru/