tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Tatfest” фестивале Мәскәү татар яшьләрен берләштерде
“Tatfest” фестивале Мәскәү татар яшьләрен берләштерде

“Tatfest” фестивале Мәскәү татар яшьләрен берләштерде

20 август Мәскәүнең татар яшьләре Десна авылы янында табигать кочагына җыелып “Tatfest-light” фестивале үткәрде. Әлеге чара 2012 елдан бирле үткәрелеп килсә дә, быел оештырылмаган иде. Активистларны Дөнья татар яшьләре форумына барып кайтуы илһамландырган һәм алар оештыру эшләрен бик кыска арада башкарып чыкты.

Чарада яшьләр татар рухы белән яшәүнең серләрен барлады. “Tatfest-light”ка 130лап егет һәм кыз килгән иде. Мәскәү мемориаль мәчетенең имамы, Әл-Әзһар университетын тәмамлаган Ильяс хәзрәт Ганиев вәгазьдән соң яшьләрне борчыган сорауларга җавап бирде. Бәйрәм һәм мәҗлесләр алып баручы Азат Галәмшин замана татарларының нинди булырга тиешлеге хакында сөйләде. Чара вакытында яшьләр татарча биергә дә өйрәнде. Үзара милли ризык пешерү серләрен бүлештеләр. Төшке аш вакытында милли ашлар белән беррәттән үзбәкчә “Куырма” белән дә сыйландылар. Аркан тартышу, волейбол һәм башка ярышлар да үтте.

“Tatfest” БерИкеОч production (123 pro) башлангычы. Бу төркемгә абыйлы-сеңелле Индира һәм Рафаэль Старковлар, Рафаэльнең җәмәгате Мәрьям, Руслан һәм Әлфия Какушкиннар, Динара Минзуллина һәм шулай ук башка активистлар да керә.

Tatfest 2012 елда үткәрелә башлый. Ул вакытта чара Тверь өлкәсенә Идел буена чатырлар белән барып “хәләл” итеп ял итү һәм төн кунудан гыйбарәт иде. 2013 елда бу чара 9-10 июньдә Мәскәү өлкәсендә бер шарлавык янында узды. 2014тән башлап әлеге чара “Tatfest” исеме астында уза башлады, һәм ул елны Киржач янында, 2015тә Мәскәү өлкәсендә Иске Купавнада үтте.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*