tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тату гаилә – илебез ныклыгы
Тату гаилә – илебез ныклыгы

Тату гаилә – илебез ныклыгы

2024 елның 20-е сентябре көнне Сургут шәһәрендә “Татар гаиләсе” Ханты-Манси Югра Төбәк конкурс-фестиваленең катнашучыларын бүләкләү тантанасы узды. Аны Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты уздырды.

2024 ел гаиләләрне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан “Гаилә елы” дип игълан ителде. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәмләшү керә. Бу кешелек дөньясының кыйммәтләре ныклы һәм бәхетле гаиләнең нигезе булып тора. Ныклы гаилә-җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуының төп нигезе ул. Димәк, ил тотрыклыгы һәр гаиләдән башлана.

Кичә “Төзүчеләр”(“Строитель”) мәдәният сарае Мегион, Лянтор, Нефтеюганск, Сургут шәһәрендә яшәүче милләттәшләрне бер канат астына җыйды. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән фестиваль-конкурс быел беренче тапкыр үзенең кунакларын, тамашачыларын җыйды, төбәктәге татар гаиләләрен сынап карады. Конкурс-фестиваль 3-этаптан торды, 9 татар гаиләсе: Нефтеюганск шәһәреннән Зөлфия һәм Рият Мөхәммәдчановлар, Сургут шәһәреннән алты гаилә Гөлнара һәм Марат Зыятдиновлар, Розалия һәм Ильгиз Сабитовлар, Ләйсән һәм Владик Дәүләтовлар, Гөлия һәм Фаил Садретдиновлар, Алсу һәм Илнур Гыйльметдиновлар, Алсу һәм Марсель Гайнетдиновлар, Лянтор шәһәреннән Гүзәл һәм Илдус Рахматуллиннар, Мегион шәһәреннән Альбина һәм Рөстәм Кәримовлар катнашырга теләк белдерде.

– “Ныклы гаилә-тормышның төп кыйммәте, ул мәхәббәт, зирәклек, үзара хөрмәт, җаваплылык, бер-береңә тугрылык таянычы булып тора, һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыять терәге булып килде һәм булып калачак та. Нәкъ менә гаиләдә кеше әйләнә-тирә дөньяны танып белә, үз халкының рухи-әхлакый традицияләрен сеңдерә, Ватанга һәм якыннарына мәхәббәт тәрбияли”. Фестиваль-конкурсның төп максаты да конкурсантларда биредә язып үтелгән халкыбыз кыйммәтләрен ачыклау, тану, аларны башкаларга үрнәк итеп таныту.

Әлеге фестиваль-конкурс проектына нигез салучы, киң кырлы, үтә дә талантлы Югра төбәгенең һәм Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ханты-Манси Югра Төбәк татар оешмасы җитәкчесе урынбасары Нурия Зиганшина :
– Гаилә кыйммәтләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калып, аны киләчәк буынга тапшыру бу безнең оешмабызның уртак хезмәте. Шуның өчендә проект программасын төзегәндә бар юнәлешне дә искә алырга тырыштык. Нәтиҗәдә, катнашучылар белән якыннан таныш, даими аралашып торсак та аларны без башка яктан ачтык. Йомгаклау чарасында үсеп килүче яшь буын балалары “Сандугач” җыр-бию ансамбле йолдызларына үрнәк гаиләләр белән танышырга-аралашырга кабаттан мөмкинлек туды. һәр гаилә үзенчә тырышты. Һәрберсе халкыбыз өчен үрнәк, шуның өчен дә урыннар бирмичә, жюри белән киңәшләшкәч, номинцияләр генә бирергә булдык. Гаиләләрне бүлеп карау, аларны чагыштыру бик үк дөрес тә булмас. Гаиләләр – бердәм дәүләт нигезе. Гаиләләр арасында татулык, мәрхәмәтлелек булсын!

Шулай итеп: татар гаиләләре түбәндәге исемнәргә лаек булды:
– Зөлфия һәм Рият Мөхәммәдчановлар – “Тату гаилә”, Гөлнара һәм Марат Зыятдиновлар гаиләсе – “Татар гаиләсе”, Розалия һәм Ильгиз Сабитовлар гаиләсе – “Сәләтле гаилә”, Ләйсән һәм Владик Дәүләтовлар гаиләсе – “Җырлы гаилә”, Алсу һәм Илнур Гыйльметдиновлар гаиләсе – “Яшь гаилә”, Алсу һәм Марсель Гайнетдиновлар – “Шәҗәрәле гаилә”, шулай ук Гран-при иясенә лаек дип табылды, Лянтор шәһәреннән Гүзәл һәм Илдус Рахматуллиннар – “Дин кануннарын саклаучы нигезле гаилә”, Мегион шәһәреннән Альбина һәм Рөстәм Кәримовлар – “Хезмәт сөючән гаилә”, Фаил һәм Гөлия Садретдиновлар – “Сәнгать сөюче, җырлы гаилә” номинацияләренә лаек булды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлбәттә, мондый зур чаралар иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырыла. Чараны оештыруда хезмәттәшлек күрсәткән “ТехТранссервис” компаниясе җитәкчеләре, бертуган Миндар һәм Фазыл Әгъләмовларга, “Түбәтәй”кафе-рестораны хуҗабикәсе Лейсан Дмитриева Хафизова һәм Вадим ДмитриевГалерея дверей | Двери Сургут кибете җитәкчесе Лилия Фатхуловага, Саяпов Илгиз Абдулһай улына, татар җәмгыяте рәисе Ришат Гизатулин га, Ильшат Исламов ка, “Сандугач” җыр-бию ансамбле хореографы Анастасия Роменскаяга, “Сандугач” җыр-бию ансамбле йолдызларына, ике сәгатьтән артык сәхнә түрендә концертыбызны күңелле итеп алып барган Велэра Кадырова га, жюри әгъзалары Гульсина Валиева га, истәлек фото-видео язмалар әзерләгән Лилия Гарипова га, ерак араларны якын итеп килгән кунакларга, зал тутырып килгән тамашачыларга, проект авторы Нурия ханым Җиһаншинага, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге рәисе Кадрия Идрисова Рәес кызына, Садыков Риф Рәүф улына Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты зур рәхмәтен белдерә.

Гаиләләр нык булса, илебез киләчәге нык булыр! Тату гаиләдә генә балаларыбыз бәхетле булыр! Аларны бәхетле итү безнең төп бурычыбыз. Бәхетле булырга омтылыйк!

Фото: Лилия Гарипова
Гөлчәчәк Фатхулова, ХМАО-Югра

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*