Хәзер авылда калучы яшьләр бармы соң? Әлеге язманы менә шушы четерекле сораудан башлыйсы килә. Яшьлектә авыр эшләр башкарып, лаеклы хезмәт хакы түләүгә мохтаҗ булып яшәгән ата-ана баласының язмышы да аныкы кебек булуын теләми шул. “Авылда калып җәфаланмагыз, безнең кебек күрмеш күрмәгез”, – дигән фикерне күбесе газизләренә кечкенәдән сеңдереп үстерә, кайберләре балаларына ипотека алырга ярдәм итеп, үзләре ук авылны ташлап, шәһәргә китәргә юл куя аларга. Кем белә, бәлки алар билгеле бер дәрәҗәдә хаклы да…
Әмма ләкин, авыллар бетә дип чаң суксак та, туган җиренә тугры калып, андагы тормышны үз иткән, туып-үскән җирлегендә тату гына яшәп, әби-бабай янәшәсендә иманлы балалар үстерүче яшь гаиләләрнең булуы соклану хисе уята.
Бүгенге язмада Сафаҗайда гомер итүче шундый үрнәк гаиләләрнең берсе –Абдулловларга тукталырга булдык. Чираттагы командировкага килгәч, авылдашлары нәкъ менә шушы гаилә турында язарга тәкъдим итте.
Гаилә бизнесы
Ике катлы итеп төзелгән, иркен, якты, зәвык белән җиһазландырылган һәм яшәү өчен бар уңайлы шартлар да тудырылган яңа заманча йортта бүген өч буын вәкиле яши: гаиләнең иң хөрмәтле, олы кешесе Наилә апа, аның улы Айрат, килене Зөлфия һәм аларның сөеп туймас мәхәббәт җимешләре тормыш сукмагыннан горур атлый. Әхмәт унберенче, Әмин – җиденче, Адель – өченче класс укучысы, йортның нәни бизәкләре булган Әминәгә алты һәм Азизга өч яшь
Бүгенге көндә язма геройлары гаилә бизнесы белән шөгыльләнә, ярымфабрикатлар ясап, халыкны хәләл продукция белән тәэмин итә. Аларның “АвылДан” дигән логотип астында чыгучы продукциясе безнең якларда күпләргә таныштыр, мөгаен. Авылларыбызда узган сабантуйларда байтак кына кеше шушы гаиләнең тәмледән-тәмле ризыклары белән сыйлангандыр да, самавырда кайнаткан кайнар, хуш исле чәйләрен эчкәндер.
Әлбәттә, бу күркәм парның танышу-кавышу тарихы, шөгыльләренең ничек башланып китүе белән кызыксынмый булдыра алмадык.
“1997 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике ел чамасы клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Шуннан соң халык “сырхавына” ияреп, мин дә Мәскәүгә юл тоттым. Анда берничә ел итче (мясник) булып хезмәт итеп, бу юнәлештә шактый тәҗрибә тупладым.
Гаилә коруга килгәндә, авылдашым Зөлфия белән инде күптән таныш идек, мәхәббәтебезне сынаганнан соң, 2006 елда никах-туйлар үткәреп, матур итеп яши башладык. Әмма туып-үскән җир, аның искиткеч матур табигате шул кадәр сагындырды, күңел яшьлекнең гүзәл почмагына шул тикле тартылды – үзебезнең бүлмәбез булуына карамастан, беренче балабыз Әхмәт белән 2009 елда кире авылга кайттык. Әннәйне дә ялгыз яшәтәсе килмәде, чөнки әтиебез әле 1995 елда вакытсыз якты дөньяны ташлаган, ә сеңлем Земфира ул вакытта инде башкалада яши иде. Дөресен әйткәндә, Мәскәүдә төпләнеп калу максаты бездә юк та иде.
Башкаладан кайтып авылдаш Камалетдиновларның казылык цехында бераз эшләп алдым. Һәр нәселнең үз һөнәре дигәндәй, бабамның гомерлек шөгыленә тугры калып (ул ит сату белән Казаннарга кадәр йөргән), берничә ел Мочали, Петрякс базарларында ит саттым. Ә инде 2014 елда КФХ буларак теркәлдем ”, – дип сөйләп китте гаилә башлыгы Айрат әфәнде.
Аннан соң каралты-кураларны сүтеп, 2016 елда әкрен генә яңа йортка нигез сала башлыйлар, аны 2019да төзеп бетереп, ашыкмыйча гына җиһазландыралар, уңайлыклар булдыралар һәм 5 ел элек шунда күченәләр.
Тырышкан – табар
“Безнең белән бер вакыттарак тагын ике пар – гаилә дусларыбыз авылга кайтты. “Авылда эш юк, нишләргә?” – дигән сорау килеп басты каршыбызга һәм барыбыз да бер фикергә килеп, пилмән ясап карарга булдык. Ә иң элек тәҗрибә алырга дип, Чувашстанның Тукай авылына киттек, чөнки анда ерак кардәшебез 5-6 ел инде шушы эш белән шөгыльләнә иде. Шуннан кайтып, тәвәккәлләп эшкә керештек. Шөкер, пилмән ясап карыйк дип тотынган хезмәтебез уңышлы килеп чыкты, халык башка төр ризыклар да сорый башлады. Менә шулай, Аллаһыга тапшырып, эшебезне җәелдереп җибәрдек һәм моңа бер дә үкенмибез. Авыл җирендә эшмәкәрлек уңышлы булсын өчен халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә һәм ышанычын яуларга, ә моның өчен продукциянең югары сыйфатлылыгын сакларга кирәк. Без бу мәсьәлә өстендә даими эшлибез.
Бүгенге көндә ассортиментыбыз зур – 40 төрле продукция чыгарабыз. Әле менә холодец та эшли башладык, ул да ярыйсы гына китә. Җәен шашлык, люля-кебаб сатып алучылар бихисап. Иң күп сорау, әлбәттә, сыер итеннән ясалган пилмәнгә, чөнки ул иӊ туклыклы, тәмле hәм тиз әзерләнә торган төшке аш, аны буйдаклар ризыгы дип тә әйтәләр. Дөрес, ашыкканда яисә кухняда күп вакыт үткәрәсе килмәгәндә туӊдырылган пилмән алып кайнап торган суга салабыз – биш минут hәм ризык әзер.
Пилмәнне һәм аның камырын без кул белән түгел, махсус аппаратлар ярдәмендә ясыйбыз. Камыр бутаучы – ике, фарш ясаучы – бер җайланмабыз бар. Пилмән ясаучы автомат 1 сәгатькә 250 кг продукция чыгара, аны шунда ук лотокларга тезеп, суыткычларга озатабыз. Туңып җиткәч, берәр килограммлап бүлеп, махсус целлофан пакетларга төрәбез. Пакет тышында һәр продукциянең исеме белән составы һәм саклану вакыты күрсәтелгән.
Сүз уңаеннан, 2023 елда Казанда узган авыл эшмәкәрләре җыенында катнашып, җитештерелә торган продукциябез турында тәҗрибә уртаклашып чыгыш ясадым, үзебез өчен дә бик күп файдалы мәгълүмат алып кайттым.
Зур күләмдә булмаса да, казы да тутырабыз. Мактанып әйтмим, безнең казыда чандыр юк. Мәскәүдә профессиональ итче булып хезмәт иткәнгә, бар ит минем кул аша уза, шуннан соң гына алга таба эшкәртүгә китә. Минемчә, һәрбер хезмәттә вазифаларны бүлешү булырга тиеш һәм бездә ул шулай куелган да”, – дип уртаклашты серләре белән Айрат Рәис улы.
Бергәлектә көч
Өстәрәк язма сәбәпчеләренең дуслары да Мәскәүдән кайтты, дип әйтеп үткән идек. Менә шушы өч гаилә – Айрат һәм Зөлфия Абдуллиннар, Рөстәм һәм Әлфия Закировлар, Илдар һәм Зифа Исхаковлар халыкны сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итүче уртак бизнесны булдырган да инде.
“АвылДан” шәхси предприятиесе 2021 елда барлыкка килгән. Бер ел элек авыл үзәгендә иске йорт сатып алып, аны үз ихтыяҗларына яраклаштырып төзекләндергәннәр һәм кирәкле җиһазлар белән тутырганнар. Әлеге бинаның бер өлешен җитештерү цехы биләсә, икенче ягында берничә суыткыч урнашкан, аларда ат, сыер, тавык һәм сарык итеннән әзерләнгән ярымфабрикатлар аерым-аерым саклана.
Атна саен ассортиментның 70-80%ы яңартыла, ә менә пәрәмәчне һәр атна ясыйлар. Бер кич эчендә 7 төрле ризык әзерләгән чаклары да була. Яллардан кала, һәр көнне өч гаилә бергә җыелып эшкә керешә, кичке сәгать дүрттән алып сигезгә кадәр төрледән-төрле ризык әзерләп мәш килә. Ә бит гаилә башлыкларының әле бүтән шөгыльләре дә бар. Мәсәлән, Илдар авыл халкыннан сөт җыя һәм бизнеска кагылышлы исәп-хисап эшләренең дә күбесен ул контрольда тота, Рөстәм бригада белән “шабашкага” йөри, ә Айрат КФК җитәкчесе буларак, сарыклар һәм атлар асрый, кош-корт үрчетә.
Уртак бизнес вәкилләре 10 елдан бирле төрле өлкәләрдәге татар авылларына тәҗрибә тупларга, үзләре кебек бизнес белән шөгыльләнүчеләрнең эшләре белән танышырга чыгып китә икән. Иң беренче Пенза өлкәсендә урнашкан Россиядәге иң зур авыл – Урта Әләзәнгә барганнар, әле менә күптән түгел генә 19 кешелек делегация белән кабат ул якларны йөреп кайтканнар, ике мәртәбә Самара өлкәсенең Гали авылында, шулай ук Чувашстанның Тукай, Шыгырдан һәм Урмай авылларында да булганнар.
Дин юлы алдатмый
“Безнең гаиләләр хак дин юлында, мәчеткә йөрибез, биш вакыт намазны калдырмыйбыз. Бәлки шуңадыр да эшебез, әлхәмдүлилләһи, гөрләп, шома гына бара. Аллаһыга шөкер, 2022 елда изге гамәл кылдык – Хаҗга барып кайттык.
Авыл күләмендә уза торган чараларга, СВОдагы хәрбиләргә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышабыз.
Гадәттәгечә, атнага бер мәчеттә чәй табынына җыелып, булган проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, киңәшәбез. Төп максатыбыз – авылны саклап калу, яшьләрне авылда калдыру, халык өчен эш урыннары булдыру. Кыскасы, киләчәккә планнарыбыз зурдан”, – дип фикерләре белән бүлеште Айрат бар уй-хыялларын ачып бетермәсә дә.
“Күп хезмәт, тырышлык сорый торган эш алып барасыз, шуның өстенә биш бала тәрбиялисез – ничек соң барысына да өлгерәсез?”, – дигән сорауга йортның яшь хуҗабикәсе җавап бирде: “Әйе, эш җитәрлек, әмма авырлыгын бер дә сизмибез. Барысын да үз хезмәтебез, үз тырышлыгыбыз, үз көчебез белән, маңгай тире түгеп табабыз. Мәшәкате күп булса да, эше барның ашы да бар. Эштән курыкмыйбыз, шөкер, хезмәтебезнең нәтиҗәсен дә күрәбез. Бисмиллаңны әйтеп, бөтен күңелеңне биреп әзерләгәндә ризык тәмле дә һәм бәрәкәтле дә була.
Ял итәргә дә вакытыбыз кала, елга 2-3 кат Казанга концерт, спектакль карарга барабыз. Өлкән улларыбыз да кул арасына керә башлады инде, малларны алар карый. 4-5 яшеннән яныбызда бөтерелеп, гел эш сорыйлар иде, әле кечкенәләре дә шулай”, – дип сүзгә кушылды Зөлфия.
Әңгәмә барышында язма геройларына карап сокланып утырдык. Аларның бер-берсенә назлы караш ташлавы, җайлы гына сөйләшүләре аларның никадәр матур, дус, бәхетле булып яшәвен әйтеп тора. Бу гаиләнең үзара аңлашу, мәхәббәт, ихтирам һәм тугрылык белән корылганы сизелә.
Килен белән кайнана
Гаиләләргә барган саен килен белән каен ана мөнәсәбәтенә дә игътибар итәбез. Бу йортта Наилә апа (аны әле әби дип тә булмый) – яшьләргә үрнәк өлгесе, таяныч һәм ярдәмче. 36 ел укучыларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән Наилә Җәфәр кызы оныкларын үз үрнәгендә укымышлы, әхлаклы, әдәпле итеп тәрбияли. Күптән лаеклы ялда булса да, тик тормый, мәчет каршындагы мәдрәсәдә дини белем ала, клубта эшләп килгән “Нур” үзешчәннәр хорына йөри.
“Аллаһыга шөкер, тормышыбыз җайлы, үзара киңәшләшеп, килешеп яшибез. Өебезнең ишеге һәрвакыт ачык, балаларыбыз ышанычлы кулларда. Әннәй безнең “алтын” йозагыбыз. Аның төпле киңәшләре тормышта безгә кирәк һәм терәк. Киләчәктә дә шулай дус-тату, бердәм булып яшәргә язсын!” – ди Зөлфия каен әнисен хөрмәтләп.
“Без һәр эшне киңәшләшеп, уртага салып эшлибез. Аш-суны да бергәләп әзерлибез. Зөлфия камыр ризыкларын әле инде мине дә уздырып, оста итеп пешерә”, – дип мактап куйды киленен шулчак Наилә апа.
Ишле гаиләдә йортның үзенә хас бер матурлыгы, аерым җылысы була. Андый йортка аяк басуга, ниндидер җылы хис биләп ала, биредә дуслык, татулык, бердәмлек тантана иткәнлеге күренә. Әйе, бу йортта һәркемнең үз урыны, олы кеше яшьләргә игътибарлы, алар аңа ихтирамлы булып яши.
Әби-бабай, ата-ана гаиләнең тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә кирәк. Абдулловларның дус-тату оясында бу гыйбарәнең төгәл үтәлгәнен үз күзебез белән күреп кайттык.
Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.
Фото гаилә архивыннан.