23 март көнне «Ракета» спорт комплексында «Таяк-тартыш» (мас-рестлинг) һәм «аркан-тартыш» (аркан тартышу) милли спорт төрләре буенча турнир ярышлар узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мас-рестлинг һәм аркан тарту Федерациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты оештырды.
Барлык катнашучыларны һәм кунакларны спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы һәм Татарстан Республикасы мас-рестлинг һәм аркан тарту Федерациясе Президенты Стрелков Дмитрий Григорьевич сәламләде. Зөфәр Мөнир улы билгеләп үткәнчә, чара татар халкының милли уеннарын һәм спорт төрләрен саклап калуга һәм яшь буын арасында популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Чарада 100 дән артык кеше катнашты. «Таяк-тартыш» буенча егетләр һәм ирләр арасында гомумкоманда зачетында 6 нчы гимназия командасы җиңүче булды. Ир-атлар арасында «аркан-тартыш» буенча беренче урынны «Казан» командасы яулады.