Чувашия республикасында Театр атналыклары үткәрү матур гадәткә әверелде. Ел саен 1-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә әзерләнгән спектакльләр күрсәтә. Урмай урта мәктәбе укытучылар бу юнәлешне мөһим дип саный.
Театр һәр балага күп санлы комплекслардан арынырга, ә кайвакыт сәләтеңне ачарга ярдәм итә.
Урмай урта мәктәбендә Урмай, Тукай, Чичкан, Әлебаш, Шептах, Татар Шорты мәктәбендә укучылар театр бәйрәме уздырдылар. Шәп. Барысының да бер тел – татар теле.
Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов беренче сыйныф укучыларын татар китаплары бүләк итте.
Гелия Гиниятуллина
Чувашия