tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театр билетёрлары – сәнгать дөньясына озатучылар
Театр билетёрлары – сәнгать дөньясына озатучылар

Театр билетёрлары – сәнгать дөньясына озатучылар

Беркөнне: «Театр билетёрдан башлана…» дигән җөмләне ишеттем дә, уйга калдым: бу һөнәр ияләренә моңа кадәр әллә ни игътибар биргәнем булмаган икән.

Ә бит нәкъ менә алар тамашачыны ачык йөз белән каршы ала һәм залга озата. Бу санда сезне К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының мөлаем билетер кызлары белән таныштырасы иттек.

Без «билетёр» дияргә ияләнсәк тә, терминология буенча, әлеге һөнәр «билет тикшерүче» һәм «театр капельдинеры» дип атала. Әгәр сез аларның вазифасы билет тикшерүдән генә гыйбарәт дип уйласагыз, ялгышасыз. Аларның функциясенә шулай ук залны спектакльгә әзерләү, тамашачыны каршы алу һәм залда урыннарына озату, программа сату да керә. Тинчурин театрында әлеге вазифаны яшь, матур кызлар башкара.

САБЫРЛЫК ҺӘМ ИГЪТИБАРЛЫЛЫК СОРЫЙ ТОРГАН ҺӨНӘР

Алия Михайлова тумышы белән Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында икътисадчыга укый. Балачактан сәхнәдә үскәнгә, театр өлкәсе аңа якын булган. Тинчурин театрына бер ел элек туган апасының киңәше буенча урнашкан.

«Билетёр – билетларны тикшерүче кеше генә түгел. Ул игътибар, әдәплелек һәм җаваплылык таләп итә торган күпкырлы һөнәр. Аның максаты да әйләнә-тирәдәгеләргә тәртип, куркынычсызлык һәм уңайлылык тәэмин итүдән гыйбарәт. Билетёр булу өчен, беренче чиратта, тыйнаклык һәм сабырлык кирәк. Икенчедән, татар телендә матур итеп сөйләшә белү дә мөһим дияр идем, чөнки без татар театрында эшлибез һәм тамашачыга татар мәдәниятенә чумарга мөмкинлек бирәбез. Өченчедән, тамашачыны ачык йөз белән елмаеп каршы алырга кирәк. Аларның беренче тәэсире нәкъ менә театрга килеп керүдән башлана», – ди Алия.

Билетёрлар ишек төбендә торгач, бөтен спектакльне дә карап өлгермиләр. Шулай да, Алия, залда булганда, «Туган-тумача», «Кияүләр», «Беренче мәхәббәт», «Сүнгән йолдызлар»ны яратып карый икән.

«Һәр спектакль алдыннан без башта залның чисталыгын карыйбыз: урыннарның тузанын сөртәбез, чүпләрне ташлыйбыз, гомумән, тамашачылар үзләрен уңайлы хис итсен өчен шартлар тудырабыз. Шулай ук, билет тикшергәндә, кемнеңдер билет белән проблемалары туарга мөмкин, шуңа күрә без тамашачының тиешле урынга утыруын контрольдә тотабыз. Тамаша вакытында телефоннары шалтыраса, ипләп кенә кисәтү ясыйбыз».

«АКТРИСА БУЛЫРГА ТЕЛИМ»

Азнакай районы кызы Эльза Рамазанова Казан дәүләт мәдәният институтында «халык сәнгать мәдәнияте» юнәлешендә укыган. Үзен киләчәктә сәхнә белән бәйләргә тели, ә Тинчурин театрына исә ике ел элек остазы киңәше буенча килгән. Театрда яраткан спектакльләре бик күп, «Ак тәүбә, кара тәүбә», «Кияүләр», «Чулпан», «Син бит минем бергенәм» спектакльләрен аеруча ошата.

«Минемчә, билетёр – тамашачыга сәнгать дөньясына юл ачучы һәм күрсәтүче кеше. Безнең эштә һәр кеше алдында үзеңне дөрес тота белү мөһим. Билетёр булуның авырлыгы юк, әмма тамашачыларның спектакльдән алдан чыгып китүләрен өнәп бетермим. Мин алга таба үземне актриса һөнәрендә сынарга телим», – ди Эльза.

«ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ЭШЛӘГӘНЕМНЕ ТӨШТӘ КҮРДЕМ»

Казан кызы Инзилә Хаматгатина Казанның бизнес һәм туризм көллиятендә икенче курста белем ала, һөнәре буенча – сату эшләре буенча менеджер.

«Бер ел элек Тинчурин театрында эшләгәнемне төштә күрдем, ләкин чынга ашар дип уйламаган идем. Безнең гаиләдә театрны аеруча әнием ярата, монда эшләргә нәкъ менә ул тәкъдим итте. Үзем дә кечкенәдән театрга тартылдым, спектакльләргә йөрергә ярата идем», – дип искә ала Инзилә. Шулай итеп, ул декабрьнең соңгы көннәрендә Тинчурин театрына рәсми рәвештә эшкә урнаша.

«Билетёр булу өчен тыныч холыклы булу мөһим. Тыныч булсаң, нинди генә авыр ситуацияләрдән дә чыгу юлын табып була. Мәкальдәгечә, «Нурлы йөзең белән кеше туйдырып була» – мин шуны гел истә тотам».

Инзилә, кечкенәдән театрга йөреп үскәнгә, шактый спектакльләрне яратып өлгергән. «Кара пулат», «Хыялга бер адым» спектакльләрен якын кабул иткән. Хәтта спектакльдә яңгыраган көйне телефонына яздырып алып, тыңлап йөри икән.

«Тинчурин театры – минем беренче эш урыным. Үз эшемне бик яратам. Алга таба кем булып эшләячәгемне әлегә әйтә алмыйм. Әмма ни генә булмасын, беренче адымнар ясаган театрым һәрчак күңелдә калачак».

Менә шундый алар – Тинчурин театрының билет тикшерүче кызлары. Хәзер инде сез театрга килгәндә, аларны танып исәнләшә аласыз.

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*