tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театраль экспериментлар татар мәдәниятен кая илтер?
Театраль экспериментлар татар мәдәниятен кая илтер?

Театраль экспериментлар татар мәдәниятен кая илтер?

Татар  театрының метамарфозалар аша узган чагы ахры. Соңгы арада чыккан “Шамаил”,”Дәрдмәнд”, “Әллүки” спектакльләре тамашачыда, теарт сөючеләрдә  һәм тәнкыйтчеләрдә, бигрәк тә олы буын кешеләрендә, каршылыклы хисләр тудырды.  “Әлиф”челәр башлаган экспериментлар һәрвакытта да уңыш белән тамамлана дип әйтеп булмый, ләкин мәдәниятнең трансформацияләрен карә алу шулай ук зур уңыш. Чөнки үзгәрә икән – димәк әле үле түгел. Әлеге темага карата vatantat.ru шактый кызыклы язма чыгарган.

Тәҗрибә? Юк, кирәкми, куркыта…

Театр, билгеле, тәҗрибәләрсез яши алмый. Ләкин алар җәмәгатьчелекне куркуга сала. “Әлиф” иҗат төркеменең спектакльләре моны дәлилләде инде. Бигрәк тә “Дәрдмәнд” спектакле шомга салды. Иң кызыгы: спектакль өчен режиссерга түгел, актер Нурбәк Батуллага эләкте. Аңа тискәре мөнәсәбәтләрен танылган язучылар да, гади тамашачы да белдерде. Шул ук вакытта бу төркем инде күптән үз тамашачысын булдырды.

Без ни өчен тәҗрибәләрдән куркабыз соң? Мәдәният үзгәрешләрне ник кабул итми? Спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов әйтүенчә, үзгәрешләр кирәген күпләр аңлый, ләкин үзгәртү өчен беркем бернәрсә эшләми:

– Беренчедән, без нәрсә әйтергә теләгәнебезне спектакльдә белдердек һәм шул юнәлештә эшебезне дәвам иттерәбез. Моны кабул итүчеләр дә, кискен каршы чыгучылар да булачагын белдек. Ә тискәре комментарийларны укымыйбыз. Һәркем үз фикерен белдерергә хаклы. “Дәрдмәнд”кә килгәндә, безгә шагыйрьнең омтылышлары, максаты кыйммәтле. Мин аның тормышка карашын чагылдырырга тырыштым. Шуңа күрә Дәрдмәнд иҗатын өйрәнүче галимнәр белән очраштык. Нурмөхәммәт Хисамов: “Дәрдмәнд иҗатында төп образ – корбан, – диде. – Ул үзен корбан итеп сурәтләгән. Заман корбан тели, ул корбан – мин, дигән”.

Ни өчен сораулар – Нурбәккә, режиссерга түгел? Чөнки аның да фикере җәмгыятьнеке белән чагышмый. Ул – билгеле бер шартларның корбаны, ди Туфан Имаметдинов:

– Шул ягы белән дә Нурбәк Дәрдмәндкә охшаган. Минем өчен ул – социаль образ. Мәсәлән, хореограф Марсель Нуриевны мин рухи башлангычлар образы итеп кабул итәм һәм “Шәмаил”дә төп образ итеп аны күрдем. Нурбәктә рухи байлыктан тыш, социаль башлангычлар образы да бар. Ул кеше сыйфатларын калку итеп күрсәтә белә. Әйе, кешеләр, шок хәлендә идек, дип яза. Бу – спектакль аларның дөньяга карашы белән туры килми, дигән сүз. Ә минем карашым аларныкына туры килми. Дөньяда бер төрле генә фикер була алмый бит инде. Күрәселәре килми икән, карамасыннар. Ләкин бүгеннең чуан кебек кабарган социаль проблемаларын баштан сыйпап, йомшак кына җиткереп, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Үзгәрешләр кирәк икән, проблеманы калку итеп күрсәтергә кирәк. Мәдәният яңаруны таләп итә. Искесен чыгарып, канны яңартырга кирәк. Дәрдмәнд татар мәдәниятенең яңаруын теләгән. Шуңа күрә “Шура”, “Вакыт” газеталарын тоткан, сәләтле яшьләрне укыткан. Мәктәпләр, хастаханәләр салган. Ул татар мәдәнияте, фәне, бизнесы үсеше стратегиясен белгән һәм конкрет гамәлләр кылган. Без исә стратегия турында сөйлибез дә сөйлибез, эше генә күренми. Миллиардер Дәрдмәнд барлык табышын халыкка багышласа, бүген үсештән туктап калган фәнгә, шул ук мәдәнияткә ярдәм итәргә атлыгып торучыларны күрмим. Мәдәнияткә үзгәрешләр кирәклеген күпләр аңлый. Ләкин беркем бернәрсә эшләми. “Татар җыры” дәрәҗәсеннән үсеп китә алмыйбыз. Бик кызганыч.

Журналист, драматург Айсылу Хафизова исә, тәҗрибәләр кирәк, ләкин алар халык аңларлык булсын, дигән фикердә:

– Яшьләрнең театр мәйданында тәҗрибәләр ясавы, эзләнүе бик яхшы. Ләкин лаборатория белән тамашачыга тәкъдим ителгән продукт арасында аерма бар. Ул инде башка театрлар белән бер дәрәҗәдә торырлык әсәр булырга тиеш. “Әлиф” берләшмәсенең “Әлиф”, “Дәрдмәнд” спектакльләре, миңа калса, тамашачы өчен көрәш мәйданында оттыра. “Әлиф”тә, мәсәлән, тамашачы буларак минем хакта уйламаганнар. Минем әлеге постановканың драматургиясе буенча сорауларым күп иде. “Дәрдмәнд”тә дә формалар бозылган, тамашачы белән элемтә корылмаган. Менә без синең белән сөйләшәбез. Әгәр мин син аңламаган телгә күчсәм, син дә бит мине кабул итмәячәксең. Монда шул хәл булды. Спектакльдә мин Дәрдмәнд шигырьләрен ишетмәдем. Һичшиксез, Рөстәм Яваевның вокалы шәп иде, әмма сүзләр аңлашылмады. Тәҗрибәләр булырга тиеш, ләкин ул тамашачыга барып ирешкәнче, профессионалларның каравын үтәргә тиеш.

Театр белгече Нияз Игъламов та төрле тәҗрибәләр булуына яхшы карый. Ләкин алар театрның төп юнәлеше була алмый, дип саный:

– “Әлиф”ләргә килгәндә, алар – яңалык. Яңалык һәрвакыт сорау тудыра. Өстәвенә, бик катлаулы заманда яшибез, безне тел җәһәтеннән дә, дин ягыннан да кысу бара. Шундый катлаулы шартларда театр өлкәсендәге эзләнүләр, әлбәттә инде, өстәмә сораулар тудыра. Татар татардан гаеп эзли. Чөнки башкалардан эзләү куркыныч. Мәдәнияткә исә, әгәр аның нигезе нык икән, эзләнүләр куркыныч була алмый. Спектакль, пьеса кебек вак формалар да куркыныч тудыра дип уйлыйбыз икән, димәк, безнең багана чери башлаган. Мин “Дәрдмәнд”не карый алмадым. Шуңа ниндидер фикер әйтү читен. “Әлиф” төркеме исә – тәрҗибә туплаган, көчле төркем. Минемчә, алар бу реакцияне башта ук чамалаганнар. Чөнки постановкада провокация элементы булган, аны ачык кулланганнар, канга бәйле физиологик алымны файдаланганнар. Алар баштан ук резонанслы продукт тудырырга теләгән һәм максатына ирешкән дә. Бу начар түгел. Без – бик зур милләт. Шуңа күрә театрларның да күп һәм төрле булуы кирәк. Ләкин алар тапкан юл – татар театрының төп юлы була алмый.

 

Үсәбез. Тик төрлебез төрлечә

Туфан Имаметдиновтан: “Татар театры кризистамы?” – дип сорадык. Ул исә кризисның театр өчен иң яхшы этәргеч булуын әйтте:

– Кризис – нәрсә ул? Ул бит – яңа мөмкинлекләргә юл ачылу дигән сүз. Син фикер сөрешеңне үзгәртәсең, торгынлыктан чыгу юлларын эзли башлыйсың. Иң башта “Нәрсә ул татар театры?” дигән сорауга ачыклык кертергә кирәк. Рус театры калькасы түгелме безнең татар театры? Бию, җыр элементлары булган психологик театр безгә хасмы? Безнең мең еллар дәвамында, чыннан да, шундый мәдәният булганмы? Юк, әлбәттә! Кайчан миллилекне культлаштыру булсын? Бездә беренче урында рухи кыйммәтләр торган. Шуңа күрә рухи кыйммәтләргә ия мәдәният формалашкан. Шәмаилләр сәнгатен алсак та, “Кыйссаи Йосыф” кебек әсәрләрне барласак та, мөнәҗәтләр – һәммәсе дини сюжетка корылган сәнгати әсәрләр. Күреп торасыз, мәдәният элек-электән рухи кыйммәтләргә корылган. Шуңа күрә психологик театрны татар театры дип атап булмый. Андый фикерне алга сөрсәк, федерализм сәясәте кебек килеп чыга. Ягъни әгәр үзәктә шундый театр икән, бездә дә шулай ук булырга тиеш, кебек килеп чыга. Без исә татар мәдәниятенең йөзен булдырырга телибез. Шуңа күрә спектакльләребез хисси актка караганда, күбрәк рухи акт булып чыга.

Айсылу Хафизова театрның үсештә булуын ассызыклады һәм игътибарны кадрлар кытлыгына юнәлтте:

– Кадрлар мәсьәләсенә килсәк, драматурглар лабораториясе актуаль. Бүген Россиядә театр драматургларын беркайда да әзерләмиләр. Кино драматургларын ВГИК һәм коммерцияле нигездә эшләүче мәктәпләр әзерли әле. Ә менә театр драматургларын – юк. Шуңа күрә театрларда драматурглар, режиссерлар өчен лабораторияләр кирәк.

Нияз Игъламов исә, моннан 10-15 ел элек кайбер театрларның спектакльләре бер-берсеннән аерылмый иде, диде. Хәзер исә һәрберсенең үз юнәлеше бар, үз йөзе. Белгеч әйтүенчә, җанлы тормыш башланган:

– Театр – үсештә. Әлбәттә, үскән чакта тискәре мизгелләр дә, хаталар да булгалый. Шулай формалаша инде. Тамашачының яшәрүе сөендерә. Бу – бик уңай күренеш. Мин Россиядә бик күп йөрим, кайбер театрларга өлкән буын гына йөри. Бездә алай түгел. Бу сезоннан бик күп башлангычларның дәвамын көтәм. Яшь режиссерларның килүе шатландыра, аларның спектакльләрен күрәсе килә. Безнең 11 дәүләт театры бар. Һәм безгә режиссерлар җитми, шуңа күрә читтән режиссерлар чакырмыйча булмый. Дәүләт театрга, ким дигәндә, елына 4 спектакль чыгарырга заказ бирә. Бер генә режиссер бу эшне башкарып чыга алмый. Монда сыйфат югала, иҗади фантазия саега. Әлбәттә, режиссерлар, композиторлар, рәссамнар кирәк.

 

Режиссерсыз театр

Режиссерга, рәссамга, композиторларга кытлык. Һәм менә шундый кытлык заманында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссерсыз калды. Кичә исә театрның, гомумән, режиссерсыз калганлыгы мәгълүм булды. Театрның чираттагы режиссеры Резедә Гарипова берничә айдан үзенең хезмәт килешүе вакыты чыгуын һәм аны озайтырга теләмәвен белдерде. “Мин бу театрда киләчәгемне күрмим”, – диде ул.

Без Тинчурин театр режиссерының вазифадан алынуын хәбәр иткән идек инде. Аның белән очрашып сөйләшү өчен, театрга бардык. Ләкин режиссер булмавын сылтау итеп, безне кертмәделәр. Актерлар белән аралашасы иде дигәч, директорның ярдәмчесе, монда режиссер яклы актерлар гына, иртәгә килегез, дип кире борды. Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнованың бик сөйләшәсе килде, тик сакчы үз дигәнендә нык торды. Театрның үз эченә ябылуы, нәрсәдер яшерергә тырышуы җитәкчелекнең үзенә ышанмавы нәтиҗәсе булса кирәк.

Кичә коллектив, аңлашу өчен, мәдәният министрын көтте. Ләкин очрашуга аның урынбасарлары гына килде. Сөйләшү ябык ишекләр артында барса да, коллективның бүлгәләнгәнен, бер-берсен аңламауларын төшенү читен булмады. Актерларда “миңа роль бирмәде” дигән вак үпкәләр калкып чыкты, бик азлары гына “театрны нәрсә көтә?” дигән сорауга җавап эзләде. Кызганыч, бу сорауга министрлык вәкилләре дә җавап бирә алмады. Эшләп карыйк, аннары күз күрер, дип әйтү белән чикләнде алар. Зөлфәт Закировның: “Алайса тулы составта яңарыйк”, – дигән репликасына, министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов: “Театрны җитәкчесез калдырырга ярамый, бигрәк тә кышка каршы”, – дип җавап бирде. Кызык булды… һәм кызганыч.

Резедә Гарипова: “Режиссерcыз калып, театр үз юнәлешен югалтты. Бу нәрсәгә китерер – мин белмим. Театр язмышы борчуга сала. Заһидуллинның китүе театрның бетүе булмасмы, дип борчылам. Чөнки администрация өлеше актерлар белән бөтенләй эшли белми һәм театрның нәрсә икәнен аңламый”, – дип аңлатма бирде.

Режиссер белән хезмәт килешүен озайтырга теләмәү – була торган хәл. Тик күчмә театрны профессиональ дәрәҗәгә күтәргән шәхес белән исәпләшмәүләре куркыныч. Кулын кысып, рәхмәт әйтеп тә озатып була иде юкса. Кичә шулай булмасмы, дип көттек, өмет акланмады. Министрлык вәкилләренең, үз арагыздан худсовет оештырыгыз, алар репертуарны карасын, репетицияләргә җаваплы булсын, дигән тәкъдиме дә көлке. Чөнки шулкадәр бүлгәләнгән коллективның, уртак фикергә килеп, худсовет оештыра алуы ук икеле. Кыскасы, театр кинәт кенә йөртүчесез калган, тулы куәтенә барган машинаны хәтерләтә. Бер могҗиза булып, һәлакәт булмый калса гына инде.

Яңа сезонда Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Сәмирханов та вазифасыннан алынды. Ләкин ул театрда чираттагы режиссер булып калды. Аның язмышы кешечә хәл кылынган.

 Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*