Театр табыштырган, таныштырган, кавыштырган мәхәббәт парлары һәр театрда, һәрвакыт булган. Камал театрының зур коллективында алар ике дистәдән артык. Артистлар гаиләсе артып кына тора – чөнки соңгы елларда театрда яшьләр күбәя бара – буыннар алышына. Әле кайчан гына сәхнә артында йөгерешеп уйнап йөргән артист балалары инде үзләре сәхнә тота, балалар үстерә. Наилә ханым Гәрәеваның улыннан, килененнән башка бүгенге театрны күзаллавы да кыен. Инде оныгы Йосыф та профессиональ артист. Япь-яшь Алсу белән Илдар да театрда тапты бер-берсен. Уллары Искәндәр дә инде танылган сәхнә остасы. Оныклары да шушы мохитта үсә, димәк, театр династиясенең дәвам итүе бик ихтимал!
Хөрмәтле укучыларыбыз, театраль гаиләләрнең Яңа ел сәламнәрен юллыйбыз Сезгә. Аларның үзләренә дә гаилә бәхете һәм иҗат уңышлары телик.
Фәрит: Театрның роле, вазыйфасы бүгенге вазгыятьтә тагын да көчәя, үткенләнә. Тамаша залларының тулы булуы да шуны дәлилли, шуны күрсәтә. Билгеле булган гыйбарәне кабатларга телим: кешеләр төркеме театрга килгәч, милләткә, халыкка әверелә, берләшә, бер сулыш белән яши башлый. Бердәм милләт булыйк. Татар театры шушы максат белән яши, иҗат итә. Үзебезне саклыйк. Татарстан Президентының сүзен куәтләп әйтәм – үзебездән башка телебезне, димәк, милләтне кем сакласын!
Илдар: Без инде Алсу белән әби-бабай шатлыгын татыйбыз. Искәндәр белән Айгөл спектакльләрдә, репетицияләрдә булганда, без – балалар белән. Оныгыбыз Аяз мәктәпкә укырга керде быел, Зәйнәбебез балалар бакчасына йөри башлады. Ә артист бит ул ничә яшьтә булса да һаман рольләр көтә. Алсуның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектаклендәге эше кызыклы, яратып уйный. Мин яңа рольләр булмаганда да, эшсез, иҗатсыз тормыйм. Режиссер буларак, «Бәрмәнчек» ансамбленең зур иҗат бәйрәмен, Әлмәт театрында З. Хәкимнең «Тыкрыкта булды бу хәл» комедиясен сәхнәләштердем. Укыту эшем дә бара, шәкертләрем – булачак артистлар белән диплом спектакле әзерлибез. Мин аларга да, үзебезнең барлык милләттәшләргә дә үзләрен татар халкының бер кисәге итеп сизсеннәр, өметле, ышанычлы таянычы булсыннар дип телим. Асыл сыйфатларыбызны югалтмыйк. Бер-беребезгә ихтирамлы, игътибарлы, түзем булыйк, вакланмыйк, көнләшмик. Сугышлар бетсен иде, имин, тыныч еллар булсын!
Рамил: Ун елга сузылган тәнәфестән соң мин быел Камал театрына кайттым. Әтәч елында Илсөя белән икебез дә яңа сезонның яңа спектаклендә – А. Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» дигән әсәрендә катнашабыз. Бик кызыклы характерлар. Төпчек кызыбызның Казан консерваториясендә укый башлавы белән дә истә калыр Әтәч елы һәм, әлбәттә, Илсөянең юбилей елы буларак та. Театрда бик матур, зур кичә узды. Яшьлектәге рольләребезгә дә кире кайттык – чын гомер бәйрәме булды ул. Мин татар халкына, бигрәк тә яшь буынга «эчке рухи дөньябызны баетыйк» дияр идем. Заманның шомлы шаукымына бирелмик. Тәрегә табынган шикелле акчага гына табынып яшәмик. Тирән белемле шәхесләр, фәлсәфәчеләр, зыялылар кирәк милләткә һәм җәмгыятькә. Еллар тыныч, имин, фаҗигаләрсез булсын!
Илтөзәр: Кечкенә чакта әтәч чукыган эз күз тирәләремдә һаман саклана,
шуңа да гомер буе әтәч затыннан шүрләп, сагаеп яшим. Быел да Әтәч елы үзенекен итте – ел башыннан чукый башлады. Дөньяга мәгълүм һәм мәгълүм булмаган якыннарымны югалттым. Шул җөмләдән талантлы зур шагыйрәбез Лена Шагыйрьҗанны – мин аның иҗатына мөкиббәнмен. Рухлары шат булсын. Иҗат ягына килгәндә язучы Аяз абый Гыйләҗевның 90 еллыгына театр «Әтәч менгән читәнгә» исемле спектакль әзерләде. Повестьның сәхнә вариантын эшләргә режиссер Фәрит Бикчәнтәев миңа кушты. Анда ролем дә бар. Композитор Эльмир Низамов белән җырлар да яздык. Ләйсәннең рольләре дә күп. Кызларыбыз җитеп килә. Мин милләттәшләребезгә үткәннәребезне барлап яшәсәк иде дигән теләктәмен. Нәсел җепләрен, төрле сәбәпләрдән күпләп юк ителгән бабаларыбызның тарихын барлыйк, эзлик, табыйк, укыйк, өйрәник, аларның кыюлыгын, батырлыгын, зирәклеген, гакылын үрнәк итик. Үткәннәр бүгенгедән гыйбрәтлерәк.
Рамил Вәҗиев: Әтәч елының җәе безнең гаилә өчен бик истәлекле булды дип саныйбыз. Алсу белән өч балабызның хыялын тормышка ашырдык –аларны Мәскәү каласына алып бардык. Башкаланың барлык күренекле тарихи урыннарын күрсәттек, музейларда йөрдек, хәтта аларның теләге буенча Мавзолейга кереп, Ленин бабабызны да карап чыктык. Икенче елга Питер шәһәренә дә сәяхәт кылырбыз әле дигән ният бар. Бу гүзәл каланы мин үзем күбрәк яратам. Алдагы ел шатлыкларга бай булсын, күгебез аяз торсын! Һәр гаиләгә исәнлек-саулык, тыныч, тату тормыш телибез. Шулай ук, мин үзебезнең гаилә исеменнән дөньяга сибелгән һәр татар кешесенә, оныкларыбызның оныкларының да ана телебездә иркен, матур итеп сөйләшүләрен теләп калам.
Илдус: Узып киткәнӘтәч елы ул – минем ярты гасырлык юбилей елым – биографиямне, ягъни тәрҗемәи хәлемне бизәгән истәлекле зур вакыйга елы. Махсус сәхнә әсәре язылды, спектакль кебек куелды. Бик уңышлы чыкты, күңелле булды һәм бик ошаттылар. Үзем дә, Аллага шөкер, бик канәгать калдым. Театрга, оештыручыларга, сәхнәдәшләремә, дусларыма, туганнарыма, якташларыма, сабакташларыма, тамашачыларыма тагын бер кат зур рәхмәт! Әтәч ул – хатыным Сәлимәнең елы. Аның да зур уңышлы иҗат эшләре күп булды. Киләсе ел да әйбәт булсын. Эт этләшмәсен, тугрылыклы дус булсын! Барыбызга да исән-саулык телим. Татар кайда гына булса да, татарлыгын җуймый ул, барыбер тырыша, калкып чыга. Һәм шулай булып калсын!
Алмаз: Әтәч елы зыян-зарар китермичә, әйбәт кенә узып бара, шөкер. Яңа чыккан ике премьерада да кызыклы образлар насыйп булды. Бер яшьлек кызыбыз быел матур итеп татарча «әти-әни» дия башлады – бу гаҗәп зур шатлык икән! Һәр гаиләгә шул бәхетне бирер идем һәм яшь ата-аналарга, гомумән, халкыбызга шулай мөрәҗәгать итәсем килә: татарның татар булып калуы да, туган телеңне балаңа өйрәтү дә бары тик үзебездән тора! Ана телеңне белү – горурлык, башка телләрдә дә сөйләшә белү – байлык! Алдагы ел бәхет белән килсен!
Луара Шакирҗан.
“Халкым минем” газетасы
2017 ел, декабрь