29 ноябрь көнне Оренбур шәһәренең М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрында театр сәнгате йолдызларының берсе – Россия Федерациясенең атказанган артисты Люция Каюм кызы Абдуллаеваның күркәм юбилей кичәсе узды. Бенефис кичәсе “Хәтер сандыгыннан …” дип исемләнде.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Г.Тукай
Театр! Биредә язмышлар хәл ителә, кемдер кабынып, йолдыз сыман балкый, ә кемдер киресенчә – театр дөньясыннан аерыла. Һәр театрның үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Бу үзенчәлекләрне труппаның күренекле артистлары билгели дә инде.
Һәр олы сәнгать иясенә хас кебек Люция ханымның да эзләнүләре, табышлар тулып яткан үз сукмагы – олы юлы бар!
Люция Әстерхән шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып үсә. Әнисе Минҗиһан апа бик матур итеп татар халык җырларын башкарырга ярата. Өйләрендә Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Рәшид Ваһапов кебек популяр җырчылар пластинкалары күп була. Булачак артистка шул пластинкалардан агылган моң дәрьясына кушылып җырлый. Унөч-ундүрт яшьләрендә инде Люциядәге музыкаль талант бер кешедә дә шик тудырмый. Ул җырларга, биергә ярата. Хәтта балерина булырга хыяллана.
Люцияне әнисе Әстерханның данлыклы Нариман татар халык театрына алып килә һәм кыз театрның режиссёры Гата Нуруллин каршында имтихан тота. Баян тавышын ишетүгә Люция аягындагы түфлиләрен салып тыпырдап биеп китә һәм җыр башкара. Чак туктаталар чая кызны!
Сәхнәгә аяк басуының тәүге көннәреннән үк тәҗрибәле артистлар Биби һәм Рамазан Крутовлар, Зәйнәп Асанова, Габдулла Тушнаров, Кәримә Нуруллина кебекләр Люциягә олы сәнгать юлына фатиха бирәләр. Аннан соң 1967 елдан Казан күчмә театрында эшләү, 1971 елда Люция Абдуллаева Әлмәт театрына чакырыла һәм шул елларда төрле-төрле күп рольләрне уйнап, катлаулы язмышлы, тирән кичерешләргә бай, олы йөрәкле драматик һәм трагик образлар иҗат итә.
Билгеле булганча, 1990 елда Оренбурда татар театры янәдән тергезелә. Һәм театрның беренче приказы белән Люция Абдуллаева артистка булып эшкә алына. Фәйзи театрында аның иҗаты “Җыр күңелне уята” дип исемләнгән театральләштерелгән концерт белән башланып китә. Әлеге программада Люция ханым берүзе унөч җыр башкара һәм биюләр белән чыгыш ясый! Оренбур театрында эшләү чоры артистка талантының иң гүзәл җимешләр китергән чор дисәк һич тә ялгышмабыз. Сәхнәгә тамашачыны таң калдырган бер-бер артлы героинялар күтәрелә. Сәхнәдә алтмыш ел эшләү дәверендә Люция Каюм кызы Абдуллаева тамашачы күңелендә, күбесе якты эз калдырган, йөздән артык образлар иҗат иткән. Люция Абдуллаева уйнаган һәр роль, әйтерсең лә, аның өчен генә язылган да һәм ул бары тик аныкы гына булырга тиеш дигән тәэсир калдыра. Сәхнәдәге тарту көче – ул сирәк байлык. Люция Каюм кызы сәхнәдә дә, тормышта да шул байлыкның серен, кадерен белә һәм тамашачыны үзенә гашыйк итә. Люция Абдуллаева Оренбур театрының чын җәүһәре һәм горурланылык талант иясе булып тора.
29 ноябрьдә Фәйзи театрында узган Люция Абдуллаеваның юбилей бенефисын иң беренче булып искиткеч матур итеп эшләнгән пролог белән ачып җибәрделәр. Сәхнәгә театр артистлары йөгереп чыкты, алар белән бергә юбиляр Люция апа Абдуллаева һәм төрле төркемгә җыйналган артистларга үзенең киңәш, осталык дәресләре биргәндәй булды.
Артистканы 80 яшьлек юбилее белән Оренбур өлкәсе Мәдәният министрының беренче урынбасары Лигостаева А.В. котлады һәм ул юбилярга Оренбур өлкәсе Хөкүмәтеннән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Оренбур өлкәсендә театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Дәүләтов И.Я. үзенең чыгышында бөтен татар халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен белдереп, Л.К. Абдуллаеваның иҗаты Оренбур татар театры сәнгатенең зур байлыгы булуын әйтте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев исеменнән “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара Берлеге медален тапшырды.
Люция Абдуллаеваны күркәм юбилее белән иҗатташ дуслары тәбрикләде. Оренбурның М. Горький исемендәгеге рус драма театрының баш режиссеры Рифкать Исрафилов: “Артист халкы өчен иң кадерлесе – халык игътибары. Люция Каюм кызының һәрвакытта янәшәсендә яраткан тамашачысы булды”, – диде. Театр директоры П.Л. Церемпилов та театр коллективы исеменнән иң изге теләкләр, рәхмәт сүзләрен әйтте.
Кичәдә күренекле артисткага котлау сүзләре җиткерүчеләр, иҗади күчтәнәчләрен бүләк итүчеләр күп булды. Чыгышлар нәфис сүз җыр-моң белән үрелеп барды. Котлаучылар: Оренбур Музыкаль театры директоры, өлкә курчак театры, шәһәр “Пьеро” курчак театры артистлары, Богырыслан драма театры директоры, Театр сәнгате эшлеклеләре оешмасы, бер-бер артлы сәхнәгә менеп тордылар.
Иҗтимагый оешмалар: “Туган тел” шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән Р.Ф. Маннанов, Башкортостан республикасы Халыклар дуслыгы йортының Оренбур филиалы җитәкчесе А.С.Ишкуватова башкорт халкы исеменнән олы рәхмәтләрен белдерделәр, татар театр сәнгатенә коммерцияле булмаган ярдәм фонды «Берлек» оешмасы бик матур җылы сүзләр әйтеп котладылар. Һәм инде сәхнәгә менәргә чират Х.Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләренә дә җитте.
Люция апа безнең өчен бигрәк тә якын, олы хөрмәткә лаек шәхес. Менә инде утыз елдан артык без РФнең атказанган артисты Люция Каюм кызының иҗатына сокланып яшибез. Оренбурга килгән беренче көннән диярлек без аның белән якын дуслар-туганнар булдык. Ул шундый сәләтле, тәҗрибәле, үз эшенең остасы, югары талант иясе булуына карамастан безнең белән үзен шундый эчкерсез, гади тотты. Люция апаның эшчәнлеге бик киң кырлы булды. Театрдан тыш ул барлык шәһәр, өлкә чараларында актив катнашты. Без аның белән бергә бик күп чаралар уздырдык. Ул безнең китапханә уздырган бәйрәмнәрнең бизәге булды. Педколледж, пединститут, мәктәп дисеңме, кайда гына чакырмасыннар, Рөстәм абый баянда уйнап, Люция апа җырлап бәйрәмнәрне бизәделәр.
Кичәдә Люция апа уйнаган спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде. Аның башкарган рольләренең һәрберсе асылташ булып театрыбыз тарихына кергән, иҗатыгыз, яшь аша көлдерә дә елата да һәм мәңгелек яшәү кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.
Аның тырышлыгы хакында бик күп сөйләргә була. Мөмкин бернәрсә дә әйтми, җырлаганын гына тыңларга. Кабатланмас чишмә тавышы белән безнең күңелләребезне күптән яулаган җырчы-шәхес ул. Юбилей кичәсендә дә ул үзенең кабатланмас моң белән башкарган “Олы юлның тузаны” җыры белән тамашачының күңелен яулады, сокландырды да, елатты да. Ә инде Оренбурда Люция апай гына бии белгән нугай килене биюен башкарганда тамашачы басып алкышлады.
Юбилей кичәсе шундый күңелле узды, русча әйтсәк “на одном дыхании”, чөнки Люция Абдуллаева үзе үк күтәренке рух, моң сәнгать гәүдәләнеше. Гомер буе, 60 елдан артык армый-талмый халыкка хезмәт итеп, милләтебезне күтәрүгә театр сәнгатебезне үстергүгә керткән тиңсез өлеше турында сәхнәгә котларга чыккан һәр кеше ассызлыклады. Кичә тәмамлангач та, тамашачы озак таралырга теләмичә артистка алкышлар яудырды.
Вәсилә Шәрәфетдинова,
Оренбурның Х.Ямашев исм. китапханәнең әйдәп баручы,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
.