Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп билгеләнелгән Дамир Фәттахов белән очрашып сөйләште.
“Очрашу Дамир Илдусовичның Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп билгеләнелгән беренче эш көнендә үк аның инициативасы белән оештырылды. Чарага барлык яшьләр оешмаларының җитәкчеләре һәм вәкилләре чакырылган иде. Хәзер инде Татарстанда министрлык белән эшләгән яшьләр оешмаларының бер-берсен белә торган мохит барлыкка килде. Очрашуга кырыклап яшьләр оешмасы килде. Без, әйтик, моңа кадәр дә Дамир Фәттахов белән таныш идек, ул Бөтендөнья татар яшьләре форумының эшчәнлеген белән таныш.
Без, үз чиратыбызда, моннан берничә атна элек, әле Дамир Фәттахов мэриядә эшләгән вакытта, Казан мэры белән берлектә очрашу уздырдык. Анда үзебезнең эшчәнлегебез турында сөйләгән идек инде.
ТР яшьләр эшләре министрлыгы очрашуында һәрберебез үз оешмасы турында сөйләде – нинди оешма ул, үткәрелгән төп чаралар һ.б. Мин, үз чиратымда, 1-5 август көннәрендә узачак VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумына чакырдым, анда утыздан артык илдән, Россиянең дистәләгән төбәкләреннән мең кеше килер дип көтелә. Минемчә, бу татар яшьләре тупланган бердән-бер зур җыен. Бирелгән вакыт кыска иде, очрашу яшьләр оешмалары белән танышу форматында узды. Миңа калса, Дамир Фәттахов бу очрашуда яшьләр турында актуаль мәгълүмат алырга теләде.
Хәзерге татар яшьләренең иң актуаль проблемаларының берсе – тел мәсьәләсе. Күптән түгел генә телләрне өйрәнү буенча Россиянең Дәүләт Думасына закон проекты кертелде, аның беренче укылышы узды. Аңа кадәр дә безнең телләрне гомумән факультативка калдырачаклар дигән борчу бар иде. Хәзер инде бүтән борчу килде – республикаларның дәүләт теле булса да, мәктәпләрдә кайсы тел укытылачагын ата-аналар сайлаячак. Икенче яктан, бу мәктәпнең уку планын кайсы программа сайлавы белән бәйле. Әгәр дә, беренче, икенче һәм өченче программаларны сайласалар, татар теле бетәчәк дип әйтергә була. Татар мәктәпләре дә бик аяныч хәлдә кала.
Яңа вәзгыять әле дә туктамый. Россия Мәгариф министрлыгы үзләренең идарә тармагы астында булган мәгариф министрлыкларына яңа программалар төшерә һәм ул программаларга карата да сораулар бик күп. Мәсәлән, әгәр дә татар телен укытуны сайласалар, укытучылар татар телен бер генә сәгать укыта алачак. Рус телен сайлаган очракта, аны җиде-сигез сәгать укып, бала татар телен дә сайлар дигән өмет бар иде әле. Татар телен бер генә сәгатькә калдырган очракта, махсус бер хәйлә корган кебек килеп чыга бу. Ата-аналар БДИ дип, әлбәттә, рус телен сайлаячак, татар теле булмаячак. Әлеге мәсьәлә борчуга сала, чөнки без үзебез дә татар мәктәпләрендә укыдык, хәзерге яшьләр мәктәпләрдә укый.
Без әле бит яшь ата-аналар да! Тиздән балаларыбыз мәктәпкә укырга барачак, әгәр дә татар теле булмаса, аны укытмасалар – бу татар телен куллану һәм өйрәнү даирәсен тагын да тарайтачак, ул бөтенләй юкка чыга дигән сүз. Татар телендә сөйләшкән балаларга һәм, гомумән, татар кешесенә мөнәсәбәт үзгәрәчәк. Татар теле дәресләренең берничә төре бар иде, татар мәдәниятен бертигез күрүнең шарты булды ул.
Моннан тыш, татар яшьләрен хәзерге шартларда яңа татар мәдәнияте, бизнес һәм спорт мәсьәләләре кызыксындыра. Миңа калса, татар яшьләре дөньякүләм яшьләр хәрәкәтеннән төшеп калмаган, ул аны билгеле бер ритмда тотып тора. Без һәрвакытта да заманча булган трендларда үзебезнең фикеребез булу яклы.
Яңа министрдан яшьләргә карата ачык булу, татар темасы белән тирәнтен кызыксыну көтәм”.
Зилә Мөбәрәкшина