1–6 августта Казанда алтынчы тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Чарага 600 делегат белән кунак килер дип көтелә. Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең 60 төбәгеннән һәм 30га якын чит илләрдән килүче егет-кызлар тел, дин, мәдәният, милли хәрәкәттәге проблемаларны уртага салып сөйләшәчәк.
Әлеге вакытта бу зур чарага әзерләнүнең кызу чоры. Барысын да вакытында өлгертәсе бар. Әмма вакыт тыгыз булуга карамастан, без Бөтендөнья татар форумы рәисе Тәбриз ЯРУЛЛИНнан форумда ниләр булачагы турында сораштык.
– Тәбриз, форумнан нинди яңалык көтәсе?
– Моңа кадәр без 800-900 кешене җыя идек, быел квотаны чикләдек, артык күп кеше булганда эш атмосферасын тудыру авыррак. Элеккеге елларда кеше күп булганга, делегатлар Казанның төрле кунакханәләрендә урнаша иде, кич аралашу чикләнде, быел без барысын да Универсиада авылында урнаштырып, бу проблеманың чишелешен таптык. Бергә оешканда тәүлек буена даими эшләп була.
Форум ул – күңел ачу урыны түгел, бирегә эшләргә җыенабыз. Кем нинди проектлар булдырган – мактансын, эшләү механизмнары белән бүлешсен, кемдә нинди проблема бар – сөйләсен, аның чишелешен бергәләп уйлашабыз. Пленар утырышта мөһим сораулар күтәреләчәк, аннары секцияләргә бүленеп эшлибез. Алар өчәү булачак: “Татар теле һәм Интернет”, “Рух” секциясендә дин, тарих, мәдәният турында сөйләшәбез, “Бизнестагы яшьләр”. Яшьләребез арасында үзенең кәсебен ачып эшләүчеләр шактый. Күбесе милли проектлар булдыра. Кәсебе миллилектән ерак икән, иҗтимагый эштә актив катнаша, милли хәрәкәт проектларын финанслый. Соңгы секцияне оештыруыбызны яшьләр үзләре сорады. Гади чыгышлар ясау форматыннан качарга булдык, шуңа күрә секцияләрдә эшләүне проектлар мәктәбе итеп оештырабыз. Үзенчәлекле татар проектлары хәйран, аларның башында күбесе яшьләр.
Кичке программалар бай булачак. “Печән базары”, “Уку паркы”, “Мин татарча сөйләшәм!” кебек проектларын тәкъдим итүне оештырырга булдык. Казанда төрлесе уздырыла, әмма алар төбәкләргә бик әкрен тарала, чөнки яшьләр аны оештыру механизмын белми. Без делегатларны бу эштә катнаштырып, аларны өйрәтергә телибез. Күрсеннәр, үзләренә кайтып, шундыйны ук оештырсыннар! Австралиядән җырчы Зөлфия Камалова киләчәк, кичке уеннарны да оештырачакбыз, анысы Арчада була.
– Төбәкләргә игътибар зур, ә Татарстан проблемалары читтә кала, дигән тәнкыйть тә ишетергә мөмкин. Республикада яшәүчеләрне бер мәсьәлә борчыса, Россия төбәкләре белән чит илдә гомер итүчеләр башка эш белән мәшгуль. Аларның барысын да ничек тә булса берләштерергә кирәк. Уртаклык бармы?
– Татарстан читтә кала, дип әйтә алмыйм. Без барыбыз да Татарстанның көчле булуын телибез, аның ныклы булып аякта басып торуы өчен көрәшәбез. Һөҗүмнәр булса, аны яклап мөрәҗ әгатьләр кабул итәбез. Татарстан – читтәге татарлар өчен тарихи ватан, барысы да аның көчле дәүләт булып үсүен тели. Республика проблемасы барлык татарларга да кагыла.
Ничек берләштерергә? Безне барыбызны да уртак бер проблема борчый – ул тел, аның үсеше, укыту. Бу Әгерҗе, АКШтагы татарга да кагыла. Татар теленең куллану даирәсен киңәйтү, укыту, өйрәнү, аны көндәлек тормышта куллану – төп мәсьәлә.
– Форум ике елга бер оештырыла, ул масштаблы чара. Монда татар лидерларын тәрбияләп буламы?
– Мин үзем дә милли хәрәкәттә волонтер буларак эшемне башладым, әкренләп проектларны оештыруга кереп киттем, аннары рәис итеп сайландым. Форумда эшләгән вакытта күз алдымда гына берничә лидер үсеп канат җәйде. Мисал итеп Казахстанны китерә алам. Анда берничә яшьләр оешмасы бар иде. Монда килеп алар беренче тапкыр үзара аралаша башлады, ахыр чиктә, берләште, көчле лидерлары үсеп чыкты. Латвиядән килүче Олег Шариповның: “Мин ял итәргә килдем, җитди сөйләшүләр миңа кызык түгел”, – дигәне истә. Форумнан кайткач, Европа татар яшьләре берлеген җитәкләде, зур чаралар уздыра башладылар. Без – зур милләтнең бер кыйпылчыгы, һәрберебез милләтнең үсешенә өлеш кертергә тиешбез дигән фикер салу кешене үсендерә, җаваплылык тойгысын арттыра.
Римма Бикмөхәммәтова, “Ватаным Татарстан”