tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәэминә Биктимированың китапларының презентациясе булды
Тәэминә Биктимированың китапларының презентациясе булды

Тәэминә Биктимированың китапларының презентациясе булды

Бүген, 14 октябрь көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимированың «Татар хатын-кызлары мәгариф юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китапларының презентациясе булды.Чара авторга 85 яшь тулу һәм басмалары нәшер ителүе уңаеннан уздырылды. Килгән кунакларны  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм шәхсән үзе исеменнән сәламләде
«Хөрмәтле безнең юбилярыбыз һәм гомумән, безнең милләтпәрвәребез Тәэминә ханым! Тәэминә апа Биктимирова хакында әйткәндә – ул үзе бер дөнья. Хәтта юбилей чарасын да үзенең халык файдасына эшләгән хезмәтләрен тәкъдим итү белән бәйләде. Бүгенге көндә дә Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә һәм хезмәттәшлектә булган милләтнең сөекле кызы ул үзе дә. Аның барлык мәсьәләгә дә үз фикере бар, фән дөньясында да юлын ерган шәхес. Һәрвакыт бик ирек сөючән, гомумән әйткәндә дә – әтнәлеләр үзләре шундый бәйсезлекне яраткан кешеләр. Озын гомерләр телибез сезгә, әле безнең конгресс белән эшлисе, башкарасы эшләр күп», – дип ассызыклады Данис Шакиров.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*