tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел дигән дәрья бар…
Тел дигән дәрья бар…

Тел дигән дәрья бар…

14 – 17 февральдә Татарстан Республикасы башкаласында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды.

Бәйгедә Россиянең 22 төбәгеннән килгән 8 – 11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Уку елы башыннан ук безнең “Яктылык” мәктәбе укучылары әлеге чарага  әзерләнә башлаганнар иде. Алар һәр дәрестә туган телебезнең, мәдәниятебезнең теоретик һәм практик аспектларын өйрәнеп, олимпиадада бик зур нәтиҗәләргә ирештеләр. 8нче сыйныф укучысы Алия Миңнебаева, 9нчы сыйныф укучысы Наилә Рахмаева, 10нчы сыйныф укучысы Камилә Газизова, 11нче сыйныф укучысы Илнур Сөләйманов олимпиада призёрлары исеменә лаек булдылар.

Шулай ук, төбәкара олимпиаданың иҗади өлешендә бик матур чыгыш ясаган балаларыбыз да бар. “Нәфис сүз” номинациясендә 8нче сыйныф укучысы Елизавета Лазюк, 9нчы сыйныф укучысы Әминә Хәерова, 10нчы сыйныф укучысы Алсу Садыйкова һәм 11нче сыйныф укучысы Линара Гыйльметдинова яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Олимпиада көннәрендә укучыларыбызга Казан каласында булган матур чараларда катнашырга, тарихи урыннар белән танышырга мөмкин булды. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар әдәбият дәресләре программасына кергән “Таһир – Зөһрә” спектак­лен, ә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында легендар җырчы Әлфия Авзаловага багышланган “Мәңгелек юл” спектален карадылар.

“Яктылык” мәктәбендә фидакарь хезмәт куеп, туган телебезне саклап, укучыларны төбәкара дәрәҗәгә чыгарып, зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән мөгалимнәребез Фәния Гыйлаҗева, Рәхимә Хәерова һәм Фәүзия Дәүләтбаеваның да өлеше зур. Укытучыларыбызга киләчәктә дә сәләтле, туган телен яратучы укучылар, сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм фәнни казанышлар теләп калабыз.

Мондый олипиадалар төрле төбәктә яшәүче татарларны берләштерә. Бер-берең белән аралашу, көч сынашу – киләчәктә югарырак максатларга ирешергә, туган телебезне ныклабрак өйрәнергә һәм тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә этәргеч булып тора.

Рәхимә Хәерова

“Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*