Кеше гомер буе әйләнә-тирә дөньяны гына түгел, үз-үзен дә танып белә. Бу бик мөһим. “Мин кем һәм кайдан?”- һәркем үз-үзенә бирә торган мәңгелек сорау. Без шәхси тормышыбыз һәм тәҗрибәбез тарихыннан гына тормыйбыз, безнең мөһим өлешебез-халкыбыз тарихы, ул нәкъ менә туган телдә сыйфатлырак, тирәнрәк кабул ителә. Үз халкы, мәдәнияте һәм теле белән бәйләнешләре булмаганлыктан, кешеләр еш кына даими рухи эзләнүдә булалар, бөтенләй чит традицияләргә һәм мәдәниятләргә кушылырга тырышалар.
Тел – халыкның мәдәни кодын йөртүче. Туган телен белгән кеше үз халкының күп гасырлык зирәклеген ача. Ә ул бары тик тел аша гына тапшырыла. Туган телне өйрәнү- үз халкыңның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында бик күп яңалыклар белү өчен менә дигән мөмкинлек. Дәресләрдә катнашу-димәк, телне өйрәнү генә түгел, ә аны үзләштерү белән кызыксынучы башкалар белән аралашу да ул.
Сургут шәһәренең Бажов урамы, 31 адресы буенча урнашкан татар иҗтимагый узәгендә татар телен өйрәнү буенча балалар һәм зурлар өчен дә дәресләр дәвам итә. Әгәр дә безгә кушылырга телисез икән, сезне һәр якшәмбе безнең дәресләргә көтәбез.
Контакт өчен тел: 89224331206