30 гыйнварь көнне Теләче районы “Ак калфак”лылары очрашуга җыелды. Чарада 2019 ел планы, “Төп йорт килене” һәм “Минем елларым – минем байлыгым” район конкурсларын үткәрү тәртибе каралды. Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикерләр тыңланды.
2018 елда Удмуртия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә «Тамырлар белән көчле без» исеме астында үтүче күчмә утырышта катнашкан “Теләчеинформ” мәгълүмати үзәге хезмәткәре Котдусова Эльмира Наиль кызы әлеге семинарда туган кичерешләре белән уртаклашты.