tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче районы Бичер авылында «Яшь журналист» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәннәр
Теләче районы Бичер авылында «Яшь журналист» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Теләче районы Бичер авылында «Яшь журналист» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Теләче районы Бичер авылы мәдәният йортында журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» икенче район бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булган. Галәветдин Зыятдинов – тумышы белән Теләче районыннан, ветеран журналист, 40 елга якын «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә «Авыл офыклары» тапшыруын алып барган.

«Авыл үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барган чарада Галәветдин абыйның туганнары, авылдашлары, район җитәкчеләре, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, укытучылар, «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. Аның турында истәлекләр барланды, тормыш юлы искә алынды. Аның истәлегенә багышлап уздырылган «Яшь журналист» бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар, акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды», – диде «Татар-информ»га «Теләче информ» хәбәрчесе Зөлфия Ибраһимова.

Бүләкләнүчеләр исемлеге:

«Репортаж» номинациясе

  • 1 урын – Азалия Мифтахова, Саба районы
  • 2 урын – Фирзәр Шәймәрданов, Олы Мишә

«Шәхес» номинациясе

  • 1 урын – Әдилә Шиһабиева, Үзәк авылы (Теләче)
  • 2 урын – Финзия Әсхәдуллина, Балтач районы
  • 3 урын – Илдан Бәдретдинов, Үзәк авылы (Теләче)

«Халык традицияләре» номинациясе

  • 1 урын – Азалия Мифтахова, Саба районы
  • 2 урын – Энҗе Рахматуллина, Казаклар авылы (Теләче)
  • 3 урын – Динә Ибраева, Шәтке авылы (Теләче)

«Гаилә» номинациясе

  • 1 урын – Айзилә Гәрәева, Теләче
  • 2 урын – Данияр Рахматуллин, Сауш авылы (Теләче)

Махсус бүләк – Наил Мөхәммәтшин, Сауш авылы (Теләче)

«Бәйгене оештыруда зур ярдәм күрсәткәне өчен Галәветдин абыйның улы Альберт Зыятдиновка, кызы Татьянага, «Теләче информ» мәгълүмат үзәгенә һәм «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе зур рәхмәтебезне җиткерәбез!» – диде Зөлфия Ибраһимова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*