tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Татар кызы” бәйгесе булып узды
Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Татар кызы” бәйгесе булып узды

Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Татар кызы” бәйгесе булып узды

Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбе оештырган әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән килгән 10 кыз төрле юнәлештә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

«Татар кызы» — халыкара матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесе ул. Аны үткәрүнең төп максаты — татар кызларының күркәм сыйфатларын һәм осталыгын күрсәтү, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү.

Бәйгедә катнашкан кызларның һәрберсе “Иң сылу кыз”, “Иң моңлы кыз”, “Иң шаян кыз” һ.б. номинацияләрдә җиңү яуладылар, ә “Татар кызы” исеменә Олы Нырсы урта мәктәбеннән Фадеева Азалия  лаек булды.

Чыганак: https://tulachi.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*