Бәйрәм Олы Мәтәскә имам-хатибы – Илнур хәзрәтинең изге догалары белән башланып китте. Ә пролог өлеше исә хезмәт кешеләре, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы белән бәйләнеп барды.
Менә алар – тырыш авыл хезмәтчәннәре. Табыннарыбызның мул, күңелләребезнең күтәренке булуында аларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап эшләгән механизатор-шоферлар, белгечләр, җитәкчеләр белән бергә бүген сәхнә түрендә сыер савучылар да хөрмәтләнде.
Елның-елында районыбыз Сабан туе башкалабыз Казаннан, күрше районнардан олы кунаклар кабул итә. Быел да Теләчене яратып, хөрмәт итеп килгән дәрәҗәле кунаклар шактый иде – Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин, өч тапкыр Олимпия чеспионы, өч тапкыр Олимпия чемпионы, 10 тапкыр Дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк, ТР һәм РФнең халык артисты профессор Венера Ганиева һәм башка бик күп күп кунакларны кабул итте теләче сабан туе.
” Сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм. Бу бәйрәм татар халкының мәдәни җәүһәре, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында җанлы бәйләнеш. Районыбыз механизаторлары язгы кыр эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Ә элек-электән милли бәйрәмебезне уздырганда мәйдан түрендә игенче хөрмәтләнгән. Без авыл хезмәтчәннәре алдында баш иеп, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез!” – дип сәламләде халыкны район башлыгы Айрат Фатхуллин.
Фәнил Нигьмәтҗанов фотосы
Чыганак: https://tulachi.ru