tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә булган райондашларына даими рәвештә булышып яши
Теләче урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә булган райондашларына даими рәвештә булышып яши

Теләче урта мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә булган райондашларына даими рәвештә булышып яши

Теләче урта мәктәбе укучылары, мәктәп коллективы даими рәвештә, махсус хәрби операциядә булган солдат-райондашларыбызга булышып яшиләр. Шушы ярдәмне оештыручы инглиз теле укытучысы Хәмидуллина Ләйлә Камил кызы төрледән-төрле акцияләр үткәреп тора.

Көн саен мәктәп коллективы һәм укучылар аның бүлмәсеннән өзелми.  Әлеге акцияләрдә укучыларыбыз һәм аларның әти-әниләре, мәктәп коллективы һәрдаим катнашып, солдат егетләребезгә кирәк булган әйберләрне алып киләләр.   Хәзер мәктәбебездә “Солдатка яңа ел бүләге” акциясе бара. Бу турыда тулырак белү өчен без Ләйлә Камил кызына мөрәҗәгать  иттек.

– Ләйлә Камилевна бу акция кысаларында нинди әйберләр белән ярдәм итәргә була?

– Иң беренче чиратта, мин сүземне рәхмәттән башлыйм әле. Минем барлык укучыларыбызга аларның әтиәниләренә, мәктәп коллективына, укытучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Махсус хәрбия операциягә ярдәм йөзеннән, күпләп алган носки, эчке киемнәргә ташлама ясаучы сатучыларга, кибет хуҗаларына да зур рәхмәт әйтәсе килә. Әлеге акциядә, һәр пакет тышына, “Теләче урта мәктәбеннән” дигән наклейкалар ябыштырдык. Аны безгә шәхси эшмәкәр Салихов Ринат Миннехаҗи улы эшләп бирде. Аңа да шушы изге эштә ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт җиткерәсе килә. Мәктәптә инде менә бер ел дәвамында төрле акцияләр үткәрәбез. Аларның һәркайсы да бердәмлек, күмәк көч белән бара. Укытучылар укучыларга, укучыларыбыз үз чиратында әти-әниләренә җиткереп, бердәмләшеп башкарыла бу эшләр. Без алып килгән барлык әйберләргә дә бик шатбыз. Җылы оекбашлар, эчке киемнәр, тәм-томнар, азык-төлек… Анда һәркайсы кадерле аның. “Яңа ел” акциясенә килгәндә әлбәттә солдат егетләребезгә бүләкләрне күпләп әзерлисе килә. Яңа ел ул – балачактан көтеп ала торган могҗиза бит инде. Алар чит җирләрдә, аз гына булса да туган як җылысын тойсыннар иде дип тырышабыз.

– Барыбердә иң кирәкле әйберләр була. Бүгенге көндә ниләргә мохтаҗ солдатларыбыз?

– Алар атап киткән иң кирәкле әйберләрне җыярга тырышабыз. Аеруча  юеш салфеткалар, эчке киемнәр, шоколадлар алып килүчеләр булса шат булыр идек. Шунысын да әйтеп китәсем килә, нинди генә акция булмасын иң беренчеләрдән булып мәктәп коллективы ярдәм итә. Бу юлы да коллективтан җыелган ярдәмгә 100 берәмлек эчке кием, юеш салфеткалар, бу әйберләрне тутырыр өчен махсус пакетлар алдык. Кайчан гына сорама, коллектив дәресләрдән бушаган арада ярдәмгә ашыга.  Бүгенге көндә без 130 данә пакеткүчтәнәч тутырдык. Аларның санын 200гә җиткерәсе килә. Районыбыздан гуманитар ярдәм декабрь ае урталарында китәчәк, шуңа кадәр өлгерәсе иде.

– Ләйлә Камилевна белгәнебезчә, мәктәптә “Окоп шәмнәре” дә ясау бара?

Әйе “Окоп шәмнәре” ясау тулы көченә бара. Аны мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Елена Яковлевна кураторлык итә. Ул аларны ясауның бөтен нечкәлекләрен белә.  Шәмнәр ясау өчен калай банкалар җыю шулай ук дәвам итә. Алда бәйрәмнәр, димәк андый калай банкалар барлык йортта да булачак дигән сүз. Ташламасыннар, безгә алып килсеннәр иде.

Әңгәмәдәш Лилия Кыямова

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*