tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәлгать Таҗетдин «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Тәлгать Таҗетдин «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Тәлгать Таҗетдин «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Мөфти әлеге бүләккә рухи-әхлакый традицияләрне саклау һәм үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен лаек булды.

Татарстан Рәисе дин әһеле белән очрашуын зур дәрәҗә дип атады. Ул шулай ук Россия Үзәк диния нәзарәте рәисенең борынгы Болгар шәһәрен торгызу проектын гамәлгә ашырудагы һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын үстерүдәге роленә игътибар итте.

Әңгәмәдәшләр актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Аерым алганда, алар традицион кыйммәтләрне саклау, конфессияара диалогны ныгыту кебек темаларга сөйләште.

Очрашуда ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*