Узган елны “Әлиф” спектакле тетрәндергән иде, быел – “Әллүки”. Шушы спектакльләрнең режиссеры Туфан Имаметдинов телне югалтуның фаҗигасен кырыс итеп аңлатып бирде. “Смена” заманча мәдәният үзәгендә куелган спектакль алга таба музейларда уйналырга тиеш дип фаразлана.
– Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре башлангач ук, шундый әсәр әзерләргә дип күңелгә салып куйган идем. Ләкин бу эш озакка сузылды. Тукайның “Милли моңнар”, “Кыйтга”, “И, каләм”, “Сәрләүхәсез” шигырьләрен юкка чыккан яки юкка чыгу алдында торган телләргә тәрҗемә иттерү бер елга сузылды. Шулай итеп алар челкан, шор, тыва теленең тоджин деалектында, долган телендә яңгырады. Шушы милләтләр вәкиленең берсе: “Сез моның кемгәдер кирәге бар дип уйлыйсызмы?” – дип сорагач, мин бу халыкның нишләп юкка чыкканын аңладым да кебек. Ләкин спектакльдә “нишләргә?” дигән сорауга җавап эзләмәдем. Бу сорауга җавап табу минем миссия түгел, минем максат – кисәтү. Дөрес, тел проблемасын бөтен кеше белә, бөтен кеше сөйли. Асылда сүз, һава тетрәтү, гамәл юк. Минемчә, безгә, бөтен төрки халыкларга, берләшергә кирәк, – диде режиссер.
Әлеге спектакльгә музыканы композитор Эльмир Низамов язган. Ул эшләү дәвамында үзе өчен тетрәндергеч фактлар ачылуын сөйләде:
– Россиядә милләтләр күп, ләкин алар үсештә түгел. Халыкларның юкка чыгуы турында күбрәк белгән саен, куркынычрак була барды. Шундый халыклар бар: анда үз телен, анысы да сөйләм теле генә, белсә, бер дистә кеше генә белә. Калганнары урыслашкан. Шушындый фактлар белән татар теле арасында да параллель китердек. Без бу хәлгә җитмәдек әле, ләкин безгә дә бетү куркынычы яный дип кисәтәсебез килде. Аннан безгә дә ишарәләр ярдәмендә генә аралашырга кала.
Спектакльнең иң үтемле чарасы – төп рольләрне ишетү сәләтеннән мәхрүм булган кешеләрнең башкаруы. Ольга Фәлахова, Алинә Исмәгыйлова, Алена Цой, Руслан Петров, әйтерсең лә, тамашачыга, без тумыштан авазлар чыгара, сөйләшә алмыйбыз, ә сез үз теләгегез белән үзегезне рухи яктан да, физик яктан да кимсетәсез, дип әйттеләр кебек. Әлеге сәләтле яшьләргә профессиональ актерлар – Камил Гатауллин белән Егор Белов ярдәм итте. Иң тетрәндергәне – шигырьләрнең без аңламаган телдә яңгыравы да түгел, “Туган тел”нең инглиз телендә башкарылуы булды. Глобальләшү менә нәрсәгә китерә: татарның гимны бөтенләй ят телдә җырлауга кала. Шунысы да үтемле: актерлар шигырьләрне ым-ишарә белән аңлатса, тамашачы артында урнашкан хор аны музыка ярдәмендә баетты.
Әлеге спектакльне язучы Рабит Батулла да карады. Ул: “Бу – бөтенләй үзгә куелыш, без кабул иткән форма түгел. Ләкин һәрбер актер драматик, фаҗигале образ башкара”, – диде. “Әллүки” заманча сәнгать галереясы җитәкчесе Эльвира Камаловага да хуш килде. Димәк, киләчәктә спектакльнең әлеге бинада куелу ихтималы бар.
Татарстанның халык артисты Резедә Галимова, спектакль тарихны бөтен күзәнәкләр белән тоярга өйрәтә, дигән фикердә:
– Телләрнең үлә баруын шул рәвешле күрсәтү идеясе отышлы. Режиссер гыйбрәтле сурәтләү ысулы уйлап тапкан. Аның төп геройлары – ишетү сәләтеннән мәхрүм булган яшьләр уены, чыннан да, сискәндерде. Хор тамашачы артында урнашкан иде. Тамашачының аларга әледән-әле әйләнеп карыйсы килде. “Әллүки” авазларының һәм башка аһәңнәрнең, арттан яңгырап, тамашачыда әйләнеп карау теләге тудыруы – спектакльнең тагын бер фәлсәфәсе. Чөнки адәм баласы, нәрсә генә эшләсә дә, үткәннәрен анализлый, гореф-гадәт, традицияләрен, тарихын барларга тырыша. Шуңа күрә мин хорны алга чыгарырга кирәк дигән фикер белән килешмәдем. Режиссерның әлеге идеясе яшәешебезгә бәя бирергә мөмкинлек тудырды. Без тарихны хәтта аркабыз белән тоярга тиеш. Музыка исә режиссерның таләпләренә туры килә. Дөрес, бу – гайре музыка. Мин бу башкару популяр булыр дип уйламыйм. Ләкин бу перфомансның татар теле язмышына битараф булмаган тамашачысы барыбер булачак. Эльмир Низамовка афәрин, ул актив, төрле тәҗрибәләрдә катнаша. Шул ук вакытта башка композиторлар да активрак булсын, менә шундый тәҗрибәләрдә катнашсын иде дигән теләгем бар. Бәлки аларны “Смена” кебек иҗат лабораторияләренә җәлеп итү алымнарын уйларга кирәктер? Бик үзенчәлекле композиторларыбыз бар бит: Илһам Байтирәк, калебчеләрдән Миләүшә Хәйретдинова, мәсәлән.
Спектакль берәүне дә битараф калдырмады. Әлифчеләр командасы ныгыганнан-ныгый. Алга таба да бәйсез, кыю идеяләре белән селкетәчәк әле алар безне.
Гөлинә Гыймадова
Фото: Татар-информ