20 июнь көнне Чишмә районының Тәпәреш авылында зурлап Сабан туе уздырылды. Быел бу милли бәйрәм авылда инде 16нчы тапкыр үткәрелде һәм һәр елдагыча җирле халыкны гына түгел, ә республиканың төрле почмакларыннан килгән кунакларны да үзенә җыйды.
Яңгыр һәм җилгә карамастан, халык күтәренке рухта бәйрәм итте — беркем дә таралырга ашыкмады. Сәхнәдә бер-берсен алыштырып чыгыш ясаган артистлар тамашачыларга күтәренке кәеф, җыр-моң бүләк итте. Сабан туеның күркәм традицияләреннән булганча, тырыш һәм актив авылдашлар хөрмәтләнде — аларга грамоталар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәмнең иң көтеп алынган мизгелләре — ат чабышы, милли көрәш, капчык сугышы һәм төрле халык уеннары тамашачыларны берләштерде, бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Җиңүчеләр рәхмәт хатлары, кубоклар, шулай ук микроволновка, пылесос, телевизор кебек кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин катнашты. Ул авыл халкын бәйрәм белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе — Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзен җиткерде. Татар халкының гореф-гадәтләрен саклау һәм тапшырудагы әһәмиятле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Тәпәреш сабантуе — ул гадәти генә авыл бәйрәме түгел, ә милли бердәмлекнең, горурлыкның һәм туганлыкның символы. Андый чаралар татар халкының рухи көченә, гореф-гадәтләренә таянып, киләчәк буынга милли үзаңны тапшыруда зур роль уйный.