Хөрмәтле, Тәртипле татарым! Тукай белән бер айда туган һәм язмышлары да бик охшаш булган Тәртип радиосы, Сезне, “Кабатланмас моңнар” концертына чакыра.
Халкыбызның күренекле шәхесләре катнаша:
Миңгол Галиев, Айдар Фәйзрахманов һәм ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Фоат Галимуллин, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Фердинант Сәлахов, Алмаз Хәмзин, Хәйдәр Гыйльфанов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ Солтанова, Альберт Вәлиуллин, Айдар Рәкыйпов, “Риваять” этно-төркеме, Энҗе Шәймурзина, музыкантларыбыз – Ренат Вәлиев, Динә Закирова, Айнур Моратов, Булат Шәрипов, махсус кунаклар һәм әлбәттә, ТӘРТИПлеләр – Айгөл Нәбиуллина, Илфак Хафизов, Алмаз Нургалиев белән “Мозаффаров Бэнд” төркеме булачак!
“Кабатланмас моңнар” концертына билет сатып алган һәркем радиобыз эшчәнлегенә үзенең хәлкадәри өлешен кертәчәк дигән сүз!
Билет хакында мәгълүмат, филармония кассасында, Билетон билет сату операторы сайтында. 6+
20 нче апрель, кичке сәг. 6 да Г.Тукай исемендәге татар Дәүләт филармониясенә рәхим итегез!