Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә 3 ноябрьдә 18.30 сәгатьтә «Кабатланмас моңнар» концерты узачак. Җырчылардан кемнәр чакырылган һәм махсус кунак кем булачак? Бу хакта – «Татар-информ» материалында.
«Тәртип» радиосының баш редакторы, «Кабатланмас моңнар» концертының идея авторы һәм төп оештыручысы Ризәлә Исмәгыйлева концертның исеме Наилә Яхинаның радиода ун ел алып барган «Кабатланмас моңнар» тапшыруы исеменнән чыгып куелганын әйтте.
«Төп максат – өлкән буын җырчыларын талантлы яшьләр һәм тәртипле тамашачы белән күрештерү»
Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, «Тәртип» радиосы концертлары үзенә күрә халыкка якынаю ягыннан да әһәмиятле. 2023 елның 22 сентябрендә беренче концерт үткәрелгәч, оештыручылар бу чараның әһәмиятенә тагын да ныграк инанган. «Моның кирәкле гамәл икәнен аңладык. Буыннар чылбыры өзелмәсен өчен кирәк бу концерт, «кирәк-кирәк» дия-дия, өч ел эчендә җиденче концертны үткәрәбез», – ди Ризәлә Исмәгыйлева.
«Кабатланмас моңнар» дип аталса да, борынгы җырларны кабатлап яшьләр дә башкарсын, ул көйләр буыннан буынга күчсен, дигән ният белән башланып киткән бу эш. «Төп максат – милли мирасыбыз булган җыр-моңнарны оныттырмау, өлкән буын җырчыларын талантлы яшьләр һәм тәртипле тамашачы белән күрештерү», – дип билгеләп узды радионың баш мөхәррире.
Бөек, мәшһүр җырчыларны кабатланмас шәхесләр дисәк тә, алар башкарган көйләр кабатланырга тиешлеген Татарстанның халык артисты, «Кабатланмас моңнар» концертында даими катнашучы Фердинанд Сәлахов та ассызыклады. «Ул кабатланып торырга, буыннан буынга тапшырылырга тиеш», – диде.
Җырчыга концертта «Уел» җырын башкарырга тәкъдим иткәннәр икән. «Бик рәхәтләнеп риза булдым, чөнки бу җырларны сораучылар бик аз. Без йөзебезне, генетикабызны чагылдыра торган җырларны онытсак, кая барып чыгарбыз?!» – ди ул.
Кемнәр чыгыш ясый һәм махсус кунак кем?
Концертта Шамил Әхмәтҗанов, Фоат Галимуллин, Фердинанд Сәлахов, Айдар Фәйзрахманов, Кирам Сатиев, тормыш иптәше Азат Хәлимов белән Зөһрә Шәрифуллина, Галия Камалова, Гөлшат Имамиева, Айгөл Сагынбаева, Илназ Минвәлиев, Рөстәм Насыйбуллин, Руслан Габитов һәм «Риваять» этно төркеме, Альберт Вәлиуллин, Гөлдания Зиннәтова («Шәрыкъ» клубы җитәкчесе), Риваль Хисмәтуллин, Динә Закирова һәм башкалар катнаша. «Гармунчы-мөгаллим Илнур Ганиев укучылары белән булачак, балалар белән матур чыгыш булыр дип көтәбез. Шулай ук, талантлы егет Айзат Шәйхелмәрданов чыгыш ясаячак», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.
Бу юлы чыгыш ясамауларына үпкә белдерүчеләр дә бар икән. Ризәлә Исмәгыйлева үпкәләмәскә киңәш итеп: «Бу юлы катнаша алмаганнар икенче юлы катнашырлар», – диде. Үкенечләр дә юк түгел. Искәндәр Биктаһировны икенче концертта катнаштырырга дип ниятләп куйган булганнар, ә соңрак ул инде арабыздан китеп барды.
«Кабатланмас моңнар» концертына махсус кунак итеп Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин чакырылган. «Кеше концертында катнашып йөрмәгәнен белсәк тә, «Тәртип» концертына килергә риза булганы, «Тәртип» үсешенә өлеш кертергә теләве өчен аңа рәхмәт. Халык аның сөйләвен дә, җырлавын да ишетә алачак», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.
Ул Габделфәт Сафин монологлары популяр булуын билгеләп узды. «Радио тыңлаучылар иң күп сораган нәрсә ул – Габделфәт Сафин монологлары. «Балам», «Өлгерегез», «Әниләргә» дигән монологлар… Еламыйча тыңлап та булмый ул әйберләрне. Халык яратып сорый. Ул аларны шулкадәр тәэсирле итеп яздырган. Габделфәт Сафинның җырчы гына түгел, нәшир икәнен дә искә төшерсәк, ул «Тәртип» форматына туры килә торган кунак», – дип ассызыклады Ризәлә Исмәгыйлева.
Габделфәт Сафин концертта тормыш иптәше Рузилә Сафина белән бергә чыгыш ясаячак. «Рузилә Сафинаның шигырьләре эфирда яңгырый. Аның тавышы искиткеч», – дип бәяләде «Тәртип» радиосының баш редакторы.
«Сәхнәдә пластинкадан бер өлешен уйнатып, дәвамы сәхнәдә җырчы башкаруында булачак»
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының атказанган артисты, «Тәртипле иртә» программасының алып баручысы, «Кабатланмас моңнар» концерты режиссеры Илфак Хафизов әйтүенчә, концертта мәрхүм булган бөек шәхесләрнең көйләрен пластинкадан яңгыратырга исәплиләр.
«Башта элеккесен яңгыратып, аннары шул ук җырлар яшьләрнең бүгенге яңгырашында булачак. Моңны саклау һәм киләчәккә тапшыру дигән сүз бу», – ди ул.
Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров кебек җырчыларның пластинкалары уйнатылачагы билгеле. «Радио тыңлаучылардан җыелган пластинкаларыбыз бар, аларны, ниһаять, куллана башлыйбыз. Сәхнәдә пластинкадан бер өлешен уйнатып, дәвамы сәхнәдә җырчы башкаруында булачак», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.
«Өегездә пластинкалар булса, аларны концертта калдырып булачак», – дип өстәде Илфак Хафизов. Пластинкаларның сыйфатлы булуы мөһимлеге дә әйтелде.
Илфак Хафизов сүзләренчә, концерт берничә циклга бүленәчәк. Наилә Яхина юбилее да телгә алыначак. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватан сакчылары елы булуын күздә тотып, сугыш чоры җырларына да урын биреләчәк. Халык җырлары, ретро җырлар һәм бүгенге көн җырлары да яңгыраячак.
«Кеше залга кергәнче үк күтәренке кәефтә булырга тиеш»
Матбугат очрашуына килгән «Риваять» этно-төркеме җитәкчесе, «Тәртип» радиосында «Моң сандыгы» тапшыруы авторы һәм алып баручысы Руслан Габитов үзен «Тәртип» радиосында «тапканы» турында сөйләде. Форсаттан файдаланып, баш мөхәрриргә рәхмәтен җиткерде. «Тәртип» радиосы – телне, традицияләрне, мәдәниятне саклап килүче мәйданнарның берсе. Шушы мохитне саклавы өчен Ризәлә Исмәгыйлевага рәхмәт. Җитәкче нинди, мохит тә шундый», – диде.
«Татарларда борынгы уен коралларын чагылдыра торган сәхифәләр юк дәрәҗәсендә. Борынгы уен кораллары турында сөйләргә дигән теләк белән чыктым. Ул уен кораллары татарлар гына түгел, башка төрки халыклар белән дә бәйле», – дип Руслан ногай кураенда «Тәфтиләү»не уйнап күрсәтте.
Концертка килүчеләрне милли уеннар, җырлар белән каршы алу да матур традициягә әйләнгән. Руслан Габитов –кунакларны каршы алучыларның берсе. «Мәҗлес бусагадан башлана. Кеше залга кергәнче үк күтәренке кәефтә булырга тиеш», – ди ул.
Ризәлә Исмәгыйлева матбугат очрашуын йомгаклап: «Иганәчеләребез, исемнәрен дә әйттермичә генә булыша торган кешеләр бар. Аллаһы Тәгалә үзләренә дә көтмәгән җирдән бирсен!» – дип теләде.
«Бу концерт күңел ачу чарасы гына түгел, рухи азык бүләк итә торган, безне берләштерә, үстерә, кыйммәтләребезне саклый торган бик матур бер чара булачак», – дигән ышанычын җиткерде.