Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Тәртип» радиосы үзенең унбер яшьлек туган көнен билгеләп үтте. «ТӘРТИПле ТЕАТР» яки «Уйныйбыз да, уйлыйбыз да» дип исемләнгән тамашаның үзенчәлеге – биредә «Тәртип» радиосы кебек үк милләт сагында торучы Татарстанның унбер театры катнашуында иде.
«Узган ел Гаилә елы уңаеннан барыгызны да җыеп, матур тамаша үткәргән идек. Ә быел – Ватанны саклаучылар елы – каһарманнар елына аяк бастык. Һәм ничек инде без аны сездән, яраткан тыңлаучыларыбыздан, башка үткәрик ди?! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган елда бүген яңгыраячак җырларыбыз, сүзләребез батырлар рухына барып ирешер», – дип башлап җибәрде сүзен Ризәлә Исмәгыйлева.
Шулай ук ул радионың үз юлыннан, кыйбласыннан тайпылмый унбер ел буе тыңлаучыларына ягымлы сүз, зәвыклы җырлар, матур тапшырулар бүләк итә алуын ассызыклап үтте. Илфак Хафизов, бер гасырлык тарихы булган татар театр сәнгатенең дә шул ук юлда булуын, тел сагында торучы икәнлеген искәртеп узды.
Фирүзә Гыйниятова
Чыганак: https://tatar-inform.tatar