tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ТӘРТИПле КАЛЕБ!” концерты узачак
“ТӘРТИПле КАЛЕБ!” концерты узачак

“ТӘРТИПле КАЛЕБ!” концерты узачак

“Тәртип” радиосының 10 еллыгы уңаеннан 22 августа “Чулпан” мәдәният үзәгендә зур музыкаль тамаша узачак. “ТӘРТИПле КАЛЕБ” концертында радио коллективы талантлы татар яшьләре белән таныштыра.

Җырчылар:
Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Марданов, Наилә Низамиева, Нәзирә Хөсәенова, Руслан Габбасов, Булат Нәҗипов, Миләүшә Закирова, Гөлия Зәһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәмәтҗанов

Биючеләр:
Алсу Мәгъсүмҗанова, “Яз” бию ансамбле,
“Мирас” бию ансамбле, Камил Салахов, “El Deseo” бию төркеме!
Инструменталистлар:
Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин, Дәниф Сәфиуллин, Айбулат Харисов, Зилә Гайфуллина

Нәфис сүз осталары / шагыйрьләр:
Айзат Вахитов, Булат Ибраһимов / Ильяс Камал (күмәк номер), Айнур Гәрәев, Гөлүсә Гыйбадуллина чыгыш ясаячак.

“ТӘРТИПле КАЛЕБ!” концерты – яшь үзенчәлеге чикләнмәгән. Программа 2 сәгатьлек.
Башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында милли көйләр тыңлап, уеннар уйнап, аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*