tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнарына Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнарын
Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнарына Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнарын

Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнарына Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнарын

19 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Татарстаның Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнарында Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнарындә булып кайтты.

Тәтеш районында район башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы белән очрашуда,  районның башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге активы, оешманың эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләр каралды. Нәтиҗә буларак, якын арада районда Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышын уздыру планлаштырыла.

Шул ук көнне БТК делегациясе Чүпрәле районында алдынгы татар эшмәкәрләре белән очрашу уздырды. КФХ «Хайруллин А.И.»,  «Дуванские сады» ширкәте җитәкчесе Альфред Хәйруллин алма, бакча җиләге, карлыган, кура җиләге үстерү буенча тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның җыелган продукциясе илебезнең башка районнарында, шәһәрләрендә дә уңышлы сатыла.

Икенче эшмәкәр – КФХ «Исхаков» башлыгы Марат Исхаков – дүртенче буын умартачы. Үз хуҗалыгындагы төрле сорттагы баллары, «Дом на ульях» проекты белән таныштырды. Шунысы кызыклы – Альфред Хәйруллин бакчаларында җиләк-җимешләргә Марат Исхаковның умарта кортлары серкәләндәрү ясыйлар.

Чүпрәле районы эшмәкәрләре белән алдагы 2025 елда узачак эшмәкәрләр җыенына килү буенча планнар төзелде.

Очрашуларда Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*