tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш муниципаль районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабы уза
Тәтеш муниципаль районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабы уза

Тәтеш муниципаль районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабы уза

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Бөтендөнья татар конгрессы  I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесен оештырды. Әлеге бәйге сәламәтлек мәдәниятен үстерүгә һәм ныгытуга,  сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләүгә, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлдерелгән «Сәламәт милләт» фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырыла.

Бәйгенең максаты – «Татар чәе» гомуммилли брендын үстерү буенча чаралар оештыру, гаилә бизнесы буларак чәй җитештерүне пропагандалау, татар халкының татар чәе һәм аны куллану культурасы белән бәйле традицияләрен саклау һәм торгызу.

Бүген, 26 сентярь көнне, Тәтеш муниципаль районында I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабы уза.

Катнашучыларны Тәтеш районының Келәш авылы мәдәният йорты җыр-биюләр белән каршы алды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде. «Милләт мәсьәләсендә вак мәсьәләләр юк. Һәрбер эш мөһим», – диде ул I Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабында катнашучыларга.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Яскәр улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы да катнаша.

Кунаклар өчен авыл мәдәният йорты фойесында чәй күргәзмәсе һәм «Май уны» йоласын күрсәтү оештырылды.

Шулай ук «Сәламәт милләт» («Здоровая нация») проекты кысаларында биредә «Татар чәенең тарихы һәм мәдәнияте: милли гореф-гадәтләрне саклау һәм торгызу» темасына фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы уза.

Әлеге утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтенроссия «Татар чәе» бәйгесенең йомгаклау этабында катнашучыларны сәламләде. Әлеге чараны Тәтеш районы җирлегендә уздыруда ярдәме өчен Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйп улына һәм аның командасына рәхмәтен җиткерде.

«Безгә бүгенге көндә бик затлы, бик зәвыклы рәвештә үзебезнең татар брендларын таныту мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Бу – эзлексез рәвештә, даими алып барыла торган эш. Татар брендларын булдыру – ул татар халкын, татар милләтен дөньякүләм таныту дигән сүз, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы.

Конференциядә чыгыш ясаучылар чәйнең тарихы һәм кеше сәламәтлегенә файдасы турында сөйләде. Шулай ук чәй җитештерүче эшмәкәрләр үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*