Кичә, 11 сентябрь, Тәтеш районында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең сайлау җыелышы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.
Җыелыш барышында 15 кешелек идарә сайланды. Рәис итеп Самат Нургалиев билгеләнде. Самат Нургалиев – «Яңа йолдыз» музыкаль проектының 2нче сезоны финалисты. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының “Нур” агрофирмасы генераль директоры урынбасары булып эшли.