Тәтеш район мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе тарафыннан оештырылган Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең зональ этабы узды.
Зональ этапта Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарыннан килгән кызлар көч сынашты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразиев исеменнән “Татар кызы” дирекциясенең башкарма директоры – А. Ф. Хәлиуллин катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, бәйгенең татар телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклаудагы әһәмиятен ассызыклады.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Татар кызы – 2026» Республика бәйгесенең ярымфиналына түбәндәге катнашучылар үтте:
– Галиева Алия (Тәтеш районы),
– Ибраһимова Аделя (Буа районы),
– Новосёлова Диана (Апас районы).
Бүгенге көндә барлык зональ этаплар тәмамланды, алда катнашучыларны ярымфинал көтә.













