Тәтештәге кадет мәктәп-интернатында “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелгән.
– Тәтеш районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Гомәр кызы Сафиуллова һәм татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Заһир кызы Ибраһимованың чарага хөрмәтле кунаклар булып килүе аеруча да сөендерде. Алар яшь буынның гореф-гадәтләрне, йолаларны белүе, әлеге уңайдан кичәләр оештырылуы мактауга лаек булуын билгеләп үттеләр, – дип уртаклаштылар кадетлар.
Педагоглар әйтүенчә, бәйрәмнең тантаналы өлешендә елга йомгак ясалган, анда мәктәп-интернатта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган барлык 52 чараның иң актив катнашучылары бүләкләнгән.
– Балалар борынгы тормыш-көнкүрешне гәүдәләндергән татар йортында булдылар, анда әби белән очраштылар. Ул балаларны сандыгындагы хәзинәләре белән таныштырды, аларның тарихын сөйләде, балалар белән халык җырларын җырлады, ә кадетлар аны үзләренең чыгышлары белән шатландырды: туган телдә шигырьләр укыдылар, татар халык биюләрен биеделәр, халык уеннарында бик теләп катнаштылар, – дип уртаклаша бәйрәмнең оештыручысы, мәктәпнең туган тел укытучысы Нәфисә Сиякина. – Бәйрәм катнашучыларга да, кунакларга, кыскасы, һәркемгә бик ошады. Барысы да үзенчәлекле кичәдән чын ләззәт алдылар!