Зур Чирекле авылының тәвәккәл һәм курку белмәс егете – 20 яшьлек Камил Али улы Айбулатов махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан.
Махсус хәрби операция 2022 елның февралендә башланды. Шушы вакыт эчендә Россия солдатлары хәрби хәрәкәтләр зонасында төрле ситуацияләргә юлыгырга өлгергән: кемдер дустын, иптәшен югалткан, кемдер яраланган, кемдер чолганышка эләккән. Кайберләре батырлык үрнәкләре күрсәтүләре өчен медальләр һәм орденнарга лаек табылган. Зур Чирекле авылының тәвәккәл һәм курку белмәс егете – 20 яшьлек Камил Али улы Айбулатов – шундый батыр Ватан сакчыларының берсе. Ул иптәшләре белән бергә передовойда булып каты яралана һәм госпитальгә эләгә, дәваланып чыкканнан соң, яңадан үз частенә әйләнеп кайта. Хәзер ул үзенең якыннары янында кыска вакытлы ялда – отпускыда.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, якташыбыз “Сириядә хәрби операциядә катнашучы”, “Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен” һәм 2 нче дәрәҗәле “За храбрость” медальләре белән бүләкләнгән.
Герой булып тумыйлар, геройга әвереләләр. Тормышка яңа гына аякка басып килүче Камил 20 яшендә Туган илне, Ватанны дошманнан саклаучылар сафында булырга туры килер дип хәтта уйлап та карамагандыр, мөгаен. Егерме яшь – ул бит матур, теләкләр һәм хыяллар белән янып яшәгән, дуслар белән очрашып күңел ача торган вакыт. Әмма аңа илебездә барлыкка килгән хәлләрне исәпкә алып, кулына корал тотарга һәм фронтка, сугышка китәргә туры килә.
Камил Николаевка районы Зур Чирекле авылында дөньяга килә. Барлык авыл балалары кебек үк мәктәптә белем ала, яшьтәшләре белән бергә урамда уйнап үсә. Урта мәктәпне тәмамлап, Николаевка технологик техникумына укырга керә. Аннары Россия армиясе сафларына алалар. Төньяк Кавказда хезмәт итә. Яшь сугышчы курсын уңышлы үтеп, дүрт ай хезмәт иткәннән соң, махсус хәрби операциядә катнашу турында хәрби контрактка кул куя – Оборона министрлыгы белән килешү төзи. 2022 елның октябрь аенда якташыбыз СВО зонасына барып эләгә.
Сугышчан бурычларны үтәүче Россия солдатлары тулы канлы тормыш белән яши – үз-үзләрен тәрбиялиләр, курку хисен җиңәләр, дуслар табалар һәм аларны югалталар. Камил Айбулатов әйтүенчә, алгы сызыкта – передовойда бер частьтә яки ротада хезмәт итүчеләр арасында ныклы, какшамас дуслык барлыкка килә. Ничек кенә булмасын, шундый шартларда чын һәм ныклы дуслык барлыкка килеп, ир-егетләр бер-берсенә ярдәм итәләр, бер-берсен ышыклыйлар, булганы белән бүлешәләр. Әлбәттә инде, алар төрлеләр, әмма аларны һәммәсен дә Туган илне, туганнарын, якыннарын, безне барыбызны да дошманнан саклау һәм яклау максаты берләштерә.
16 декабрьдә солдат туган җиренә, өенә кайткан. Әти-әнисе газиз уллары махсус хәрби операция зонасында булган вакытны хәзер дә әле күз яшьләре белән искә төшереп сөйлиләр. Улларының яралануы турында хәбәр алганнан соң, телефон шалтыратуын көтеп күпме нервылары беткән, күпме күз яшьләре түгелгән… Әтисе белән әнисе улларының чын ир-егет, курку белмәс сугышчы, терәк һәм таяныч булырлык бала булуы белән бик тә горурланалар. Бергә уйнап үскән, мәктәптә һәм техникумда бергә укып йөргән дуслары да аның белән горурлана. Алар бөтен эшләрен читкә куеп, фронттан кайткан дусларының хәлен белергә килгәннәр. Камил – ышанычлы, тугрылыклы дус, ул теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер, ди алар.
Камил Айбулатов туган җиренә кайтса да, гомере, тормыш юлы хәрби хезмәткә бәйле булуын яхшы аңлый. Күптән түгел генә ул комиссияне уңышлы үткән һәм СВО зонасына, үзенең сугышчан иптәшләре янына китәргә җыенып тора. 2025 елның сентәбрендә Камилнең контракты тәмамлана. Хәрби хезмәтемне дәвам итәргә ниятлим, башка юлны сайлавы мөмкин түгел, газиз Ватанны саклау бурычы безгә йөкләнгән бит, ди солдат.
И.ИНСАФОВ.
Чыганак: emet73.ru