tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәҗрибә алмашу мәйданчыгы
Фото: rais.tatarstan.ru
Фото: rais.tatarstan.ru

Тәҗрибә алмашу мәйданчыгы

Рәис тә яратты! Узган ел Башкортстанның Миякә районы, Әнәч авылыннан Ләйсән Сираева Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында үзе ясаган чәй белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны да сыйлаган булган.

Ә быел ул XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы алдыннан оештырылган күргәзмә-ярминкәгә “Рәис тә яратты” дигән чәй алып килгән иде.
Күргәзмәдә Оренбургның Александровка районы Яфар авылы эшмәкәре җитештергән һәм шул якның бренды саналган җәймә белән дә сыйладылар. Мичтә пешерелә торган юка гына җәймә авыл каймагыннан ясала, дип аңлаттылар безгә.
Әстерханның Нариман районыннан эшмәкәр һәм фермер Ринат Бикчураев исә ярминкәдә карбыз балын тәкъдим итте.

– Бездә халык карбыз, кавын һәм помидор үстереп көн күрә. Гаиләбезнең үз җире бар: 7 гектарда – карбыз, 2 гектар җирдә – кавын һәм 1 гектар мәйданда помидор үстерәбез. Авыл федераль трасса өстендә урнашкан, күбесенчә шунда сату итәбез, – ди ул.

Карбыз балын ничек ясаулары турында да иренмичә сөйләде. Бал килеп чыксын өчен шактый тир түгәргә туры килә икән. Карбызның йомшагын алып, аны махсус казанда ике тәүлек туктаусыз кайнаталар. Йөз литрдан, кайный-кайный, ун литр гына кала ди. Консервант өчен генә шикәр кушалар, башка берни дә салмыйлар.
Эшмәкәр үзенең товарлары белән Казанга килергә теләк белдерүен дә яшермәде.

Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев эшмәкәрләр өчен Казанда һәм федераль округларда уза торган мондый очрашуларның хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.

– Бу җыелышларның никадәр уйланылган, кирәкле чара булуын без тиз төшендек, чөнки бу очрашулар безгә горизонталь яссылыкта күрше төбәкләр белән үзара тагын да якыннан танышу, хезмәттәшлек итү, тәҗрибә алмашу өчен мөмкинлек тудыра. Районнарга, авылларга барабыз, халык белән аралашып, аларны борчыган проблемаларны өйрәнәбез. Аннан соң шул проблемаларны төбәк җитәкчеләренә җиткерәбез. Бу әлбәттә беренче чиратта Татарстанның һәм аның Рәисенең, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең нәтиҗәсен күрсәтә! Мондый очрашулардан соң күп кенә мәсьәләләр хәл ителә, – дип билгеләп узды Әнвәр Алмаев.

Чыганак: https://shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*