tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын…
Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын…

Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын…

12 сентябрьдә өлкәдә милли туйлар фестивале узды.

Ел саен 12 сентябрьдә Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көнен билгеләп үтәбез. Быел да 9 — 15 сентябрьдә барлык муниципаль берәмлекләрдә дә әлеге бәйрәмгә багышланган төрле тематик чаралар уздырылды.

Президент Владимир Путин карары белән 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шуңа да Халыклар дуслыгы көненең үзәк вакыйгасы «Милли туйлар фестивале» тирәсендә бөтерелде. Әлеге фестивальне Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә ЗАГС идарәсе менә инде 15 ел буе үткәреп килә.

Мәхәббәт яшь йөрәкләрне кавыштырган кебек, безнең губерна да 120 төрле милләт халыкларын һәм мәдәниятләрен берләштерә. Самара җирендә мәхәббәт сүзләре төрле телләрдә яңгырый. Димәк, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре булса да, тормышка карашларыбыз бертөрле булганлыктан, ир белән хатыннан торган гаиләләрдә ихтирамлы мөнәсәбәт урнашуы, балалар тууы һәм әти-әни үрнәгендә шундый ук яңа гаиләләр барлыкка килүе очраклы хәл түгел.

Бу көнне Самараның үзәк Никахлашу сараенда кырык биш елдан артык бергә гомер иткән рус, казах, башкорт, чуаш гаиләләре хөрмәтләнде. Ә менә саны буенча икенче урында торучы татарларны быел тәкъдим итүче булмады. Хәтта башка милләт парлары да гаҗәпләнеп: “Ә татарлар кайда?” — дип сораштылар. Чыннан да, татарлар кайя киткән соң?!

Юбилярлар бәйрәмгә милли киемнәр киеп, балаларын һәм оныкларын ияртеп килгәннәр иде. Алар никахлашучы яшь парларга гаиләләрен һәм үз халкы традицияләрен сак¬лап яшәү, бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәттә булу кирәклеге турында сөйләделәр, модага ияреп, милли үзенчәлекләрен югалтмау һәм гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга да тапшыру үгет-нәсыйхәте бирделәр.

Башкортлар Хөснулла Әбүзәр улы һәм Минзия Һади кызы Шөгаиповлар гаиләсе башкорт халкының традицияләрен саклау үрнәге булып торалар. Юбилярлар, Большая Черниговка районының Имелеевка авылында гомер итеп, бер малай һәм бер кыз үстергәннәр. Гаилә башлыгы сүзләренчә, алар бер-берсе белән туганнан бирле таныш, чөнки әти-әниләре бик якын дуслар булганнар. Әмма мәктәпне тәмамлаган елларда яшьләрнең тормыш юлы төрле сукмактан китеп, берникадәр вакытка элемтәләре өзелеп торган. Ләкин, язмышларына бергә булу бәхете язылган, күрәмсең. Хөснулла белән Минзия клубта узган кичәдә очраклы рәвештә күрешәләр һәм менә инде 45 ел буе бер-берсенә ныклы терәк, ышанычлы дус, яратышкан ир белән хатын булып гомер итәләр.

Гаилә башлыгы гомер буе туган авылында җитәкче урыннарда, ә Минзия ханым фельдшер булып эшләгәннәр. Хөснулла ага гомеренең шактый өлешен гаилә шәҗәрәсен төзүгә багышлаган. Бүгенге көндә ул 25нче буынга кадәр мәгълүмат туплаган! Бу китапның һәр битендә — фамилия һәм даталар гына түгел, анда гаилә тарихы, милләт мәдәнияте, гомумән алганда, халкының җаны саклана. Фестивальдә Хөснулла ага һәм Минзия апа шушы гаилә елъязмасын иң кечкенә оныкларына тапшырдылар.

Чарага чакырылган хөрмәтле парларны Самара өлкәсе ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Екатерина Мельник котлады һәм Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды, Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков һәм милли оешмалар җитәкчеләре юбилярларга матур теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен милли җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясадылар. Башкорт парын Рауда Шәймәрданова җитәкчелегендә “Ләйсән” башкорт бию ансамбле сәламләде.

Кунаклар, юбилярларның балалары һәм оныклары «Мәхәббәт төрле телләрдә» дип аталган махсус открыткаларда юбилярларга теләкләрен язып тапшырдылар. Алардан җылылык һәм хөрмәт бөркелә иде. Фестиваль гаилә гимнын башкару белән тәмамланды.

Тольяттида да бу көнне рус һәм татар халыкларының туй традицияләрен искә төшерделәр. Яңа тормыш юлына басу мизгелен милли кануннар буенча билгеләп үткән парлар арасында Марат һәм Кристина Камалтдиновлар бар иде. Дәртле җырлар, әйлән-бәйлән уйнаулар, күңелле туй сынаулары бу көнне кабатланмас милли колорит, бәйрәм шатлыгы һәм бәхет рухы белән сугарылды.

Бу көнне кавышкан гаиләләрнең нигезе нык булсын, араларына өлфәт-мәхәббәт кошы канат җәйсен, балалары күп, ә гомерләре озын булсын!

Источник: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*