tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тик-Ток» аша Татарстанга җәлеп итәчәкләр
«Тик-Ток» аша Татарстанга җәлеп итәчәкләр

«Тик-Ток» аша Татарстанга җәлеп итәчәкләр

Татарстанга туристларны җәлеп итүнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Ул гына да түгел, әлеге ысул яшь буынны мәдәни һәм тарихи мирасыбызга якынайтачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында шушы бурычларга хезмәт итәчәк «Минем Татарстаным» бәйгесе турында сөйләштеләр.

Бәйгенең тагын бер зур әһәмияте бар: безнең күпмилләтле һәм бердәм булуыбызны күрсәтү.

– «Яңарыш» фондына нигез салынганда, Минтимер Шәрипович болай дигән иде: «Безнең эшләгән һәр эшебез – киләчәк буыннар өчен. Безнең тарих – алар кулында».  Бүген дә без яшьләрдә мәдәни, тарихи мирасыбызга карата кызыксыну уяту белән шөгыльләнәбез. Моның өчен яңа алымнар кулланабыз, яшьләргә яшьләр теле белән мөрәҗәгать итәргә тырышабыз. Әлеге бәйге дә – шуңа бер мисал, – дип сөйләде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

«Минем Татарстан» («Родной Татарстан») бәйгесе Татарстанның «Туризм волонтерлары ассамблеясы» тәкъдиме белән үткәрелә. Аның асылы нидә соң?

– Бәйгенең төп таләбе – өч тел кулланып, Татарстанның теләсә кайсы почмагына чакырып, видео төшерү. Үз авылыңа яки шәһәреңә чакырасыңмы – мөһим түгел, чөнки республикабызда күрсәтердәй урыннар шактый. Иң мөһиме – ул урын турында кызыклы итеп сөйли белү. Катнашучылар өчен тагын бер таләп: өч телнең берсе татар теле булырга тиеш. Калганнары урыс, мари, чуаш, инглиз һәм башка телләр булырга мөмкин. Видео-чакыру бер минуттан артмасын, – дип аңлатты «Туризм волонтерлары ассамблеясы» җитәкчесе Юлия Бәширова.

Оештыручылар сүзләренчә, видео аша якын күршеңне дә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне дә чакырырга мөмкин. Димәк, өч телдә мөрәҗәгать итеп, бер минутлык видео-чакыру төшерәсең һәм шул чакыруны «Тик-Ток» аша таратасың. Чакыруың популяр була икән, киләсе турга үтәчәк. Иң яхшы ун эш арасыннан берничә җиңүчене Алабуга музей-тыюлыгына сәяхәт көтә.

Кемнәр һәм кайчанга кадәр катнаша ала соң? Бәйгегә 1–11 сыйныфларда укучыларның эшләре кабул ителә. Ә видео-чакыруларны 30 апрельдән 19 сентябрьгә кадәр урнаштырырга мөмкин булачак.

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*