Бүген, 22 август көнне, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы әгъзасы, форум оештыру комитеты вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов ГТРК “Татарстан” телеканалының “Актуаль әңгәмә” тапшыруында катнашты.
Әңгәмә барышында ул 26-28 август көннәрендә Казанда узачак IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы турында сөйләде. 27 август көнне Б. Рәмиев исемендәге IT-парк бинасында Бөтендөнья татар яшьлəре форумы пленар утырышы узачак. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татар яшьләре, җәмәгать эшлеклеләре, белгечләр, мәдәният, фән һәм бизнес өлкәләреннән кунаклар катнаша.
Пленар өлештән соң катнашучылар форумның белем бирү программасында катнаша. Алар алты юнәлеш буенча секцияләргә бүленә:
1) Медиа: Татар дөньясының медиакырлары: проектлар һәм инновацияләр;
2) Цифрлы чишелешләр: Инновацион цифрлы чишелешләр: фикердән гамәлгә кадәр;
3) Татар эшмәкәрлеге: Татар бизнесы: үсеш һәм ярдәм
4) Заманча татар мәдәнияте: Заманча контекстта мәдәният: яңа офыклар;
5) Мәгариф һәм тәрбия: Татар җәмгыятендә яңа алымнар һәм традицион кыйммәтләр;
6) Татарлар тарихы: Үткәне, бүгенге һәм киләчәк.
Һәр юнәлештә экспертлар, тәҗрибәле белгечләр чыгыш ясый, биредә яшьләр үз проектларын тәкъдим итә, фикер алышуларда катнаша. Секцияләр белем алырга гына түгел, ә милли идеяләрне тормышка ашыру юлларын да билгеләргә ярдәм итә.
Төштән соң Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы утырышы узачак. Биредә делегатлар форумның киләчәге, яңа проектлар турында фикерләшәчәк дип көтелә.
Моннан тыш, Тимерхан “Печән базары” фестивале турында да сөйләп китте. Әлеге чара традицион рәвештә Казан халкын һәм кунакларын милли мәдәният, сәнгать, музыка һәм халык һөнәрләре белән таныштырачак.
Чыганак: TATFORUM