tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимур Кәримов: «Кыргызстанда төрле милләт балалары өчен мәктәпләр уңышлы эшли»
Тимур Кәримов: «Кыргызстанда төрле милләт балалары өчен мәктәпләр уңышлы эшли»

Тимур Кәримов: «Кыргызстанда төрле милләт балалары өчен мәктәпләр уңышлы эшли»

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый  берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы дәвам итә. Биредә Кыргызстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасының Россия Федерациясе Идел буе федераль округындагы вәкиле, Кыргызстан Республикасы «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы Тимур Эрик улы Кәримов чыгыш ясады.

– Бишкәкнең үзәгендә Каюм Насыйри исемендәге «Асыл Бала» белем үзәге ун ел инде эшләп килә. Бүген анда балалар татар телен, уку-язу күнекмәләрен өйрәнәләр, милли мәдәният белән танышалар. Кыргызстанда төрле милләт балалары өчен мәктәпләр уңышлы эшли. Сезнең ярдәм белән без аерым бина алып, Бишкектә беренче татар мәктәбен ача алабыз дип өметләнәбез. Бу мәсьәлә октябрь аенда Васил Гаяз улының КР Хөкүмәте Вице-Премьеры Эдиль Байсалов белән очрашуында каралды, – диде ул.

Алга таба Тимур Кәримов икътисад һәм инвестицияләр, үсеп килүче
базарлар, реаль проектлар турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*