tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимур Кулов Санкт-Петербургта Шүрәле турында спектакль чыгара
Тимур Кулов Санкт-Петербургта Шүрәле турында спектакль чыгара

Тимур Кулов Санкт-Петербургта Шүрәле турында спектакль чыгара

Режиссер Тимур Кулов Санкт-Петербургның Брянцев исемендәге ТЮЗында «Шурале. История одной семьи» спектаклен чыгара. «Спектакльнең нигезендә татар классигы Габдулла Тукайның әкият-поэмасы һәм Россия халыкларының урман ияләре турындагы легендалары. Аларның барысында да Шүрәле бар – исемнәре генә төрле, әмма барысы да бер тамырдан», дип язылган театрның рәсми сайтында.

Спектакльнең анонсында әйтелгәнчә, вакыйгалар киләчәкнең фантастик урманында бара. Биредә табигать белән бердәмлектә мифологик җан ияләре – Шүрәлеләр яши. Бу тарих тормышлары гармониядә булган һәм серләр белән тулган ияләр гаиләсе турында.

Спектакль Казанда яшәүче татар иҗатчылары белән берлектә әзерләнгән: композиторы – Миләүшә Хәйруллина, хореограф – Нурбәк Батулла.

Премьера 5 һәм 6 декабрьдә билгеләнгән.

Тимур Кулов тумышы белән Чаллыдан. Татарстанның Кариев, Минзәлә, Буа театрларында спектакльләр чыгарды. 2024 елдан Брянцев исемендәге ТЮЗ режиссеры.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*