ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тимур Курилкинга – мактаулы исем
Тимур Курилкинга – мактаулы исем

Тимур Курилкинга – мактаулы исем

Ульяновск өлкәсенең 83 еллыгына багышланган тантанада СВОда катнашучы, Россия Герое, ДНР Герое, генерал-майор Тимур Курилкинга Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины исеме бирелде.

“Минем белән бергә иңгә-иң куеп уртак максатка омтылган һәм Россия Федерациясе Верховный башкомандующие тарафыннан билгеләнгән бурычларны үтәгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә олы рәхмәтемне белдерәсем килә”,- диде ул.

Тимур Викторович Курилкин Ульяновск гвардияле суворов хәрби училищесын һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мәскәү югары хәрби командалы училищесын тәмамлаган. 2005-2015 елларда – Чечня Республикасында, 2016-2023 елларда – Ростов өлкәсендә, 2023-2025 елларда Донецкида хезмәт иткән. “За отвагу” медале, дүрт тапкыр Мужество – Батырлык ордены, 2 нче дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының медале, “За боевые заслуги” медале, 2023 елда “Алтын йолдыз” медале белән бүләкләнгән.

Тимур Курилкин репортерлардан үзенең позывноен – Байкот кушаматын дөрес итеп язуларын сорый.

“Монда сүз бойкот турында бармый… Мин – татар. “Бай” сүзе төрки телдән патша, король, юлбашчы дип тәрҗемә ителә”,- ди ул.

Шулай ук журналистлар белән аралашканда ни өчен битен балаклава артына яшермәвенең сәбәбен дә аңлата.

“Ә миңа нәрсәдән куркырга? Гаага суды мине 2008 елдан бирле эзли инде”,- ди Тимур Викторович.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*