tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимур Сөләйманов: «Сәләт ул – фикерләү рәвеше!». Биләрдә «Сәләт» форумының икенче сменасы тәмамланды
Тимур Сөләйманов: «Сәләт ул – фикерләү рәвеше!». Биләрдә «Сәләт» форумының икенче сменасы тәмамланды

Тимур Сөләйманов: «Сәләт ул – фикерләү рәвеше!». Биләрдә «Сәләт» форумының икенче сменасы тәмамланды

23 нче июль көнне Биләрдә XIV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) рәсми рәвештә ябылды.

Әлеге смена мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелде. Смена программасы укучыларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнде, уку-укыту чаралары гамәли-юнәлеш бирү форматында оештырылды. Алар укучының шәхес буларак үсешенә этәргеч бирә торган, практикага юнәлгән, уен, ярыш, вакыйга форматындагы дәресләрне үз эченә алды.

Сменада Россиянең төрле регионнарыннан: Татарстан, Башкортостан, Мари Эл, Удмуртия республикалары, Самара, Киров, Ырымбур, Пермь, Мәскәү өлкәләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын бала катнашты. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары булды.

Рәсми ябылу тантанасында гадәттәгечә «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова чыгыш ясады. Ул сүзен: «Хәерле кич, Биләр Форум! Сәлам, Сәләт!» – дип ялкынлы сәламләүләреннән башлады. Чыгышы барышында Айгөл апа яңа «Алчарлар» проекты вәкилләрен бүләкләде, истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды. «Алчарлар» – «Сәләт» яшәешен, яңалыкларны, проектларны, оешма эчендә үткәрелгән активлыкларны социаль челтәрләрдә яктыртып баручы, яшьтәшләрен «Сәләт»кә дәшүче активистлар җыелмасы. Тантаналы рәвештә иң зур бүләк – «Сәләт» аланына юллама да тапшырылды. Аңа Газизова Зилә лаек дип танылды. Чыгышын Айгөл Габдрахманова шулай ук традицион рәвештә ялкынлы «Без бердәм, без көчле, Сәләткә бер рәхмәтле!» сүзләре белән төгәлләде.

Алга таба сүзне ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте»  балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөйләйманов алды:

«Безнең монда саныбыз бихисап булуга карамастан, без һәрберебез аерым уникаль шәхес. Биредә үткәргән көннәр дәвамында һәркайсыгыз үзенә яңа дуслар табып, төпле тәҗрибә туплап, яңа хыял-омтылышлар булдыргандыр дип ышанам – бу иң мөһиме! Сәләт – мөмкинлекләр мохите һәм ул мөмкинлекләр адым саен, аларны бары тик күрә генә белергә кирәк. Биләр җиренә килеп сез, хатирәләр китабыгызның яңа бүлеген башлыйсыз.

Мин үзем Сәләткә 12-13 яшьләрдә килдем. Инде хәзер Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе булдым, әмма Сәләт һәрчак минем күңелемдә, йөрәгемдә. Сәләт ул – фикерләү рәвеше. Изге җирләр көчен тоеп, бергә яңа тарих языйк. Без – зур Сәләт гаиләсе»

Алга таба иң актив «Сәләт»леләргә дәрәҗә орденнары, махсус бүләкләр тапшырылды.

Ябылу тантанасы чарада «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир үзе дә булуы белән кадерле иде. Ул да балаларның эшчәнлекләрен күзәтеп, сөенеп торуы белән уртаклашты. «Сәләт» клублары эшчәнлеген югары бәяләп, «без сан белән түгел, сыйфат белән көчле!» – дип ассызыклады. Аның ялкынлы чыгышыннан соң, кичнең иң дулкынландыргыч мизгеле, «Сәләт» клубларының XV нче президентын сайлау вакыты килеп җитте. Ике еллык гадел, тырыш эшчәнлегеннән соң «Сәләт» клубларының XIV нче президенты Ислам Миргаязов үз урынын яңа президент вазифасын алучы Айзат Идиятуллинга тапшырды. Экс-президентны күпләгән рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр һәм матур бию белән озаттылар.

Сменаның һәр көне уку-укыту программасы, уеннар, спорт ярышлары һәм кичке чаралар белән үрелеп барды. Смена вакытында укучылар волейбол, шахмат чемпионатларында, интеллектуаль турнирларда, джем-сессияләрдә, тотрыклы үсеш максатлары буенча уеннарда һәм башка күп кенә активлыкларда катнаша алдылар.

Әйтеп узарга кирәк, Һөнәрләр Биләр Форум кысаларында Изге Биләр җирендә «Сәләт» берләшмәсе белән «РУВИКИ» интернет-энцеклопедиясе арасында партнерлык турында килешү төзелде.

Форумда «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе эшләде. Трансляцияләрдә лабораторияләр җитәкчеләре, актив сәлкешләр һәм Һөнәрләр Биләр Форум кунаклары катнашты. «Җанлы Сәләт» ярдәмендә һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә кушыла, Биләр җирендә барган вакыйгаларны күзәтә ала. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм RuTube официаль аккаунтларында алып барыла.

Cмена программасы үз эчендә өч юнәлешне колачлады: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылды. Әйтеп узарга кирәк, һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләде. Һәм шул лабораторияләр үз эшчәнлек нәтиҗәләрен соңгы кичне гала-концертта тәкъдим иттеләр. Ябылу концерты берсеннән берсе матур җырлар, биюләр, үзенчәлекле перфоманслар һәм театраль күренешләр белән үрелеп барды.

Алда катнашучыларны «Сәләт» форумының өченче сменасы — АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ көтә, ул «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә оештырыла. Бу смена кысаларында катнашучылар лидерлык һәм команда күнекмәләрен үстерәчәкләр. Эш хәрәкәтнең 12 юнәлеше буенча башкарылачак: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, волонтерлык, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа, дипломатия, экология һәм туризм.

Аның кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешмалардан, төрле өлкәләрдән килгән белгечләрдән остаханәләр һәм лекцияләр көтелә.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

«Сәләт»нең рәсми сайты http://selet.biz/tat/

«Сәләт» форумының рәсми сайты https://biler.selet.biz/

«ВКонтакте» төркеме https://vk.com/selet.official

Телеграм-канал https://t.me/seletofficial

Rutube https://rutube.ru/channel/46220347/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*