tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яңа спектакль премьерасы була
Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма  һәм комедия театрында яңа спектакль премьерасы була

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яңа спектакль премьерасы була

21 һәм 22 нче февраль (17:00 сәгатьтә) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма  һәм комедия театрында “Утка очкан күбәләктәй…” спектакле премьерасы була.

Әсәрнең авторы – Нәбирә Гыйматдинова (Тәслимә Хәләф инсценировкасы). Спектакльнең жанры – романтик драма.

Режиссёры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйльметдинов, композитор – Ильяс Камал, ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров. Яшь чикләве – 16+.

Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар; Татарстанның атказанган артистлары –  Гүзәл Гайнуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Харис Хөснетдинов. Театрыбызның талантлы артистлары – Салават Хәбибуллин, Зөлфәт Закиров, Лилия Камалиева, Диләрә Фәттахова, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин; театрыбызның баянчысы – Алмаз Ахунов. Һәм Казан театр училищесы студентлары катнаша.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*