К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында яңа сезон карантин алдыннан чыгып өлгергән соңгы премьера – “Карурман” спектакле белән 20нче августта ачыла. Спектакль 18:30 сәгатьтә башлана.
“Карурман” фэнтези спектакленең режиссеры – Резеда Гарипова. Пьеса авторлары – Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова.
Барлык саклану чаралары да күрелә. Тамашачылар маска һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк.